Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер халкы Җиңү бәйрәмен тантана итте


Җиңү бәйрәме чаралары (архив фотосы)
Җиңү бәйрәме чаралары (архив фотосы)

Халык 10 сәгатьтә Иделнең биек ярында – Минаев һәм Гончаров урамнары чатында урнашкан Халык даны баганасы янына җыелды. Баганаларга урнаштырылган динамиклар чараларда катнашмаган гади халыкны да бәйрәм рухы, аның эчтәлеге белән таныштырып торды.

Чикләрен хәрби курсантлар тезмәсе саклап торган Ленин мәйданы эченә бары тик ветераннар, түрәләр һәм журналистлар гына кертелде. Ә җыелган бихисап халык мәйданны урап алган тимер киртәләр артыннан гына тамаша кылды. Полиция хезмәткәрләре ифрат та олуг уяулык белән киртә тоттылар.

Мәйданга УАЗиклар – җиңүгә төп өлеш керткән фронтлар штандартлары белән килеп керде. Дүртәр Украин, Белорус һәм Балтыйк буе фронтлары, Карелия фронты. Бу чыгыш һәр фронтның җиңүгә керткән өлеше турында мәгълүматлар яңгырашы астында иде.

Башта җирле гарнизон гаскәриләре парады булды.

Былтыргыдан аермалы буларак, өлкә башлыгы Сергей Морозов тантанада катнашмады.

Митинг, әлбәттә, җиңелмәс Русия армиясенең батырлыгына горурлану хисләре тәрбияләү рухында булды.

Митинг барышында өлкән яшьтәге ике татар фронтовигына бер үк сорау белән мөрәҗәгать итү форсаты да табылды:

– Илебезне явыз дошманнан саклап калуга үз өлешегезне дә керткән өчен сезгә, ветераннарга, рәхмәт. Ләкин дошманнан саклап калган илебез урысныкы гына түгел – безнеке дә бит әле. Димәк, без тигез хокуклы булырга тиеш. Ә гамәлдә “бөек” идеолог Суслов, колхозларны эреләтү кампаниясе оештырып, чәчәк атып яшәгән татар авылларын таркалып беткән урыс авылларына буйсындырып, авыл халкының биленә балта чапты. Ә хәзерге хакимият, 309-нчы канун нигезендә, мәктәпләрдә татар теленә урын калдырмады. Мондый шартларда бөек җиңү белән горурлану да кыен булып чыга бит әле. Сез моңа ничек карыйсыз?

Галимҗан ага Мөлеков менә ни диде:

– Без халыклар арасында тигез хокуклар өчен сугыштык. Әлегә ул юк.

Җәүдәт ага Алиуллин икенчерәк уйлый икән:

– Үз телеңне югалтмау ата-аналардан тора. Үзе дә ана телен сакласын, балаларына да тапшырсын, аларны өйрәтсен ана теленә.

Митингтан соң 31нче һава-десант бригадасы хәрбиләре кул сугышы ягыннан үз осталыкларын күрсәтте. Оста сугышалар – сокланырлык та.

Барча чараларның да төп максаты – халыкны хәрби уңышлар белән рухландыру һәм патриотик тәрбия дип кабул итәргә буладыр. Ләкин ул гына түгел: мондый чаралар агрессив рух һәм бөеклек чирен дәртләндерүгә дә хезмәт итәдер кебек.
XS
SM
MD
LG