Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә демонстрацияләр дәвам итә


Йәмәннең Сана шәһәрендә полиция берән бәрелештә яраланган демонстрантлар. 11 май 2011
Йәмәннең Сана шәһәрендә полиция берән бәрелештә яраланган демонстрантлар. 11 май 2011
Бүген Йәмәннең берничә шәһәрендә президент Гали Абдулла Салихның хакимияттән китүен таләп итеп меңнәрчә кеше демонстрация үткәрде. Ә Йәмәннең Сана шәһәрендә президент яклылар да урамга чыкты.

Йәмәндә гыйнвар аеннан халык күтәрелешләре дәвам итә. Күтәрелешләр вакытында дистәләрчә кеше үлде.

Кичә Катар Фарсы култыгы илләре хезмәттәшлеге шурасының Йәмәндәге хәлне җайлау планын хупламады. Анда Салихның хакимиятне вице-президентка тапшыруы һәм аннан соң сайлаулар үткәрү турында әйтелә.

Йәмән президенты башта әлеге тәкъдим белән килеште, әмма соңыннан оппозиция белән килешү имзалаудан баш тартты.
XS
SM
MD
LG