Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мансур Җәләлетдин янә Казан мөхтәсибе булды


Мансур Җәләлетдин
Мансур Җәләлетдин

Бүген Казан имамнары Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдинне мөхтәсиб итеп сайлады. Татарстан мөфтие Илдус Фәиз, хакимият вәкилләре Казан имамнарын берләшеп эшләргә, шәһәр халкын мәчетләргә күбрәк тартырга чакырды.


16 майда Мәрҗани мәчетендә узган мөхтәсибәт җыенында Казанның 50 мәчете имам-хатыйбы, мөфти Илдус Фәиз, Казан хакимиятенең телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге башлыгы Ирек Арсланов, Татарстан президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе җитәкчесе Марат Гатин һәм башкалар катнашты.

Имамнар бер тавыштан мөхтәсиб итеп янә Мансур Җәләлетдинне сайлады. Мансур хәзрәтнең Казан мөхтәсибе булып торуына 16 ел.

Илдус Фәиз татар дәүләтчелеге тарихын искә алды


Татарстанның яңа мөфтие Илдус Фәиз Казан имамнарына ата-баба юлы белән барырга, төп игътибарны Хәнәфи мәзһәбенә бирергә кирәклеген тагын бер кат белдерде. Татарстан Диния нәзарәтеннән аерылырга теләүчеләрнең аерыла алмауларын телгә алды. Ягъни мөселман өммәтендә бердәмлек саклануын, фетнә килеп чыкмавын искәртте.

Мөфти Илдус Фәиз мөхтәсибләрнең хәзер Диния нәзарәте алдында үтә җаваплы булуны әйтеп узды. Чөнки 2011 елдан башлап мөхтәсибләргә хезмәт хакы түләнә башлады. Шуңа түләгән кеше үзе теләгән көйне уйната, диде Илдус Фәиз.

Иң сөендергәне: Илдус Фәиз чыгышында татарларның дәүләтчелек тарихын искә алды. 1552 елдан соң татар милләте өчен имамнарның җаваплы, халыкның юлбашчысы булуын сөйләде. 1990 елда Татарстан суверенлык алды. Болар бар да – татар-мөселман милләтенең Алладан сораган теләкләренең кабул булуы, дип саный яңа мөфти.

"Мәчеткә йөрүчеләр санын 25 тапкырга арттырып була"

Казан хакимиятенең телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге башлыгы Ирек Арсланов беренчедән имамнарны бердәм булырга, татар зыялылары белән берләшеп эшләргә, сыйфатлы дини китаплар чыгарырга чакырды.

“Казан мәчетләренә һәр җомгага 13500 кеше килә. Моны тагын 25 тапкыр арттырып була. Елына 1%ка булса да үстереп барыйк. Мөфти сайлау корылтае тыныч кына узып китте. Татарстанның беренче мөфтие Габдулла Галиуллин да каршылыклардан чыкты”, диде Ирек Арсланов.

Мөхтәсибләр хакимият һәм мөфти тәкъдиме белән сайлана башлады. Татарстан мөселманнарының V корылтаенда Диния нәзарәте уставына үзгәрешләр кертелгәннән соң, мөхтәсибләр җирле хакимият белән килешенеп, мөфти тәкъдиме белән сайлана. Ягъни мөфти Илдус Фәиз имамнарга намзәт тәкъдим итә, имамнар теләсә, әлеге кандидатны сайлый.

Мөфти Илдус Фәиз мөхтәсибәт җыелышы алдыннан Казан башлыгы Илсур Метшинда булган. Шәһәр башлыгы Мансур Җәләлетдин кандидатурасын мөхтәсиблеккә хуплавын әйткән. Мөфти һәм шәһәр башлыгы тәкъдименә Казан имамнары да каршы килмәде.

Җыелыш вакытында “Солтан” мәчете имам-хатыйбы Камил Бикчәнтәй мөхтәсибтән: “Эшчәнлек гадел алып барылачакмы?”, дип сорап куйды. Мансур Җәләлетдин мөхтәсиб буларак алга таба да гадел эшләргә вәгъдә бирде.
XS
SM
MD
LG