Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәлиткеч көн: бер көндә дүрт бәйге


Гата Камский
Гата Камский

Дүшәмбе 16 май көнне Казанның “Корстон” кунакханәсендә шахматтан дөнья чемпионлыгына дәгъвачылар бәйгесенең ярымфинал өлеше тәмамланачак. Русия шахматчылары Крамник һәм Грищук, Израиль спортчысы Гельфанд һәм АКШта яшәүче татар шахматчысы Камский ярымфиналга тәгаенләнгән 4 уенның берсендә дә җиңүгә ирешмәде һәм үзләре дә җиңелмәде.


Чыннан да, дүшәмбе 16 май көнне шахмат дөньясында хәлиткеч вакыйгалар көтелә. 4 майда Казанга дөньяның иң көчле 8 шахматчысы килеп, үзара дүрт парга бүленеп, дүрт тапкыр уйнаганнан соң иң мактаулы 4 шахматчы (Топалов, Аронян, Рәҗәбов һәм Мамедьяровлар) үз көндәшләреннән җиңелеп, Казаннан кайтып киттеләр.

Ярымфиналга үткән бәхетлеләрнең икесе өчен бәйге бүген яки иртәгә тәмамланачак. Беркем дә җиңмәгән 4 партияле ярымфиналның ахырында тай-брейк дип аталган өстәмә уеннар билгеләнгән.

Гадәттә һәркайсы 2-3 сәгать вакыт сарыф иткән шахматчылар тай-брейкта бер кичтә 4 партия уйнарга тиешләр. Һәр партиягә 25 минут вакыт бирелә. Менә шунда инде кемнең җитезрәк фикерләгәне, кемдә күбрәк көч калганы ачыклана!

Бу ярышның беренче көнендә үк “тәҗрибәсе җитмәгән”, дистә елга якын шахматны ташлап торган Гата Камский төшеп калачак дигән фаразлар булды. Әмма ул Крамник, Грищук һәм Гельфанд белән бергә беренче турда җиңеп чыкты. Бу юлы ничек булыр? “Ничья” белән тәмамланган дүрт уенның һәркайсы киеренке барды. Тай-брейкның нәтиҗәсен алдан әйтергә беркем дә алынмый.

Intertat.ru электрон газетының баш мөхәррире Әлфия Миңнуллина “Корстон” кунакханәсендәге барлык уеннарны да күзәтеп барды. Ул, “Азатлык” радиосы сорауларына җавап биреп, бу бәйгедә Гата Камскийның үзен көчле спортчы, зирәк шахматчы буларак танытуын әйтте. Кайбер шахмат күзәтүчеләре Гата Камскийның теоретик белемнәре һәм вариантларны алдан хисаплап кую мөмкинлекләре башкалардан түбәнрәк дип саный.

Әлфия Миңнуллина
Чыннан да, бәйгедә катнашкан шахматчылар 15-20 ел дәвамында югары дәрәҗәле шахмат белгечләренең ярдәме белән ярышларга әзерләнгән. Уен вакытында да аларның тренерлары һәм секундантлары рухи һәм аналитик ярдәм күрсәткән. Нинди генә йөреш ясалса да, аның кайчан, кем тарафыннан, кайда элек ясалганы, нинди нәтиҗәгә китергәне ярдәмчеләр тарафыннан шахматчыга “чәйнәп каптырыла”.

Борис Гельфанд үсмер чагында ук дөнья чемпионы Тигран Петросянның яраткан шәкерте булган. Ә Гата Камский исә үз көче белән, атаклы гроссмейстерларга таянмыйча, шахмат осталыгын чарлаган егет. Бары тик әтисенең оештыру һәм рухи ярдәменә таянып, ул 20 яшьләре җиткәндә АКШ чемпионы була алды. Аның өйрәтүчеләр, ярдәмчеләр тотарга мөмкинлеге булмады. Ләкин ул барыбер һаман күтәрелә!

Бүгенге ярышта Гата Камскийның табигый таланты һәм шахматчы буларак өлгергәнлеге, уңай шартларда тәрбияләнеп, шомарып беткән, матди мөмкинлекләре җитәрлек булган шахматчыларны җиңәргә җитәрлекме икәнлеге сынала. Әгәр дә ул финалга үтсә, аның алдында Крамник яки Грищук белән көрәшү мөмкинлеге ачыла.

Бүгенге тай-брейкта җиңә алмаса да, бу ярышта Гатаның иң көчле шахматчылары белән тигез уйнавы исбатланган. Хәтта, 8-9 еллык тәнәфестән соң да ул шахмат элитасына яңадан кайтты. Бу ярышка башланганда ФИДЕ билгеләре буенча Гата Камский 18нче урында булса, хәзер инде аның рейтингы күтәрелә.

Татар кешесенең нигездә яһүдләрдән, әрмәннәрдән торган атаклы шахмат йолдызлары арасында шулай уңышлы уйнавы – татар милләте өчен дә зур вакыйга. Инде көтәргә күп калмады, теләгән кешеләр дүшәмбе сәгать 15тән соң (Казан вакыты) берничә сәгать дәвамында бу ярышны Русия шахмат федерациясенең интернет-сәхифәсеннән дә күзәтә ала.
XS
SM
MD
LG