Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор: Татар телен укытуда хилафлык юк


Татарстан мәктәпләренең берсе
Татарстан мәктәпләренең берсе

Татарстан мәктәпләрендә татар һәм рус телләре тигез сәгатьләрдә укытыла. Хәзер инде бу хәлне Татарстан прокуратурасы да раслый. Шушы көннәрдә бу мәсьәләдә тикшерү уздырган Татарстан прокуратурасы мәктәпләрдә дәүләт телләрен укытуда бернинди канун бозу булмавын белдерде.


Моннан бер ай чамасы элек урыс телле укучыларның ата-аналары Татарстан мәктәпләрендә татар теленең рус теленә караганда күбрәк сәгатьтә укытылуы турында дәгъва белдергән иде. Алар бу хакта апрель башында Татарстан фән һәм мәгариф министры белән дә сөйләшкән, аңа кадәр Русия мәгариф министрлыгына шикаять язган һәм хәтта Казан урамнарында рус телен яклап, митинг да уздырган иде.

Дәгъва белдерүчеләр болар белән беррәттән, үз сүзләренең дөрес булуына ышанып булса кирәк, республика прокуроры Кафил Әмировка да мәктәпләрдә татар теленең рус теленә караганда күбрәк укытылуына кагылышлы шикаять белән чыккан булган. Әмма прокуратураның тикшерүе нәтиҗәсендә, шикаять белдерүчеләрнең дәгъвалары дөреслеккә туры килмәве ачыкланган.

Татар теле белән рус теле берүк күләмдә укытыла”

Татарстан прокуратурасының тикшерү нәтиҗәләре белән узган атна ахырында фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйлметдинов таныштырды. Аның сүзләренә караганда, Татарстан президенты күрсәтмәсе белән уздырылган прокуратура тикшерүендә республика мәктәпләрендә татар теле белән рус теленең берүк күләмдә укытылуы ачыкланган.

“Бернинди канун бозулар табылмаган. Тикшерү башыннан ук моның шулай буласына ышана идем. Кемнәрдер бу мәсьәләне куертырга тырышса да, без кануннарны үтәп барабыз, моны хәзер инде прокуратура да раслады”, дип белдерде министр Гыйлметдинов.

Аның сүзләренчә, Татарстан прокуратурасыннан мәгариф һәм фән министрлыгына карата бары тик бер күрсәтмә генә булган. Ул да булса министрлыкның бу темада җитәрлек дәрәҗәдә актив эшчәнлек алып бармавына шелтә белдерелгән. Ягъни, өстәмә тел өйрәтүнең балага файдага гына булуын ата-аналарга тиешле дәрәҗәдә аңлатмаулары әйтелгән.

“Аннан соң, прокуратура күрсәтмәсендә, рус телле балалар татар телен өйрәнәләр икән, бу аларга, бергә яшәүче татар халкының тарихын һәм мәдәниятен яхшылап аңларга да ярдәм итәчәк, дип әйтелә”, ди министр.

Ә менә министрлыкның пассив эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләгә килгәндә, Альберт Гыйлметдинов, килешеп бетеп булмый, ди. “Мин күп мәртәбәләр бу темада төгәл комментарий дә бирдем”, диде ул.

“Ризасызлык белдерүчеләрдән тәкъдимнәр булмады”


“Апрель аенда ризасызлык белдергән рус телле балаларның ата-аналары белән мәгариф һәм фән министрлыгында шәхсән үзем очрашып сөйләштем. Әлеге соңгы очрашуда, дәгъва белдерүчеләрнең 1 атна эчендә министрлыкка төгәл тәкъдимнәр китерәчәкләре хакында килешкән идек.

Инде 1 ай узуга карамастан, алардан бернинди тәкъдим дә килмәде. Ризасызлык белдерүчеләр әллә инде бернинди проблем булмавын аңлады, әллә инде аларның әйтерлек бер сүзләре дә юк”, ди Татарстан мәгариф башлыгы.

Альберт Гыйлметдинов
Чыннан да апрельнең беренче атнасында Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы бинасында ябык ишекләр артында узган очрашуда, яклар кайбер тикшерүләр уздырганнан соң бер атна эчендә кабат очрашу турында килешкәннәр иде. Һәрхәлдә Гыйлметдинов журналистларга шулай дигән иде.

“Бу очрашу бер аңлату формасында гына үтте. Без тел мәсьәләсендә тигез сәясәт алып барабыз. Татар теле һәм әдәбияты белән рус теле һәм әдәбияты дәресләренең сәгатьләре тигез бара”, дип белдергән иде моннан бер ай элек министр Гыйлметдинов.


“Татар теле рус теле дәресләрен киметеп укытылмый”


Татарстан прокуратурасының тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, урта мәктәпләрдә татар теле һәм рус теле дәресләре тигез күләмдә укытыла.

Мәктәпләрдәге укыту планына татар теле сәгатьләре рус теле дәресләрен киметү хисабына кертелми, ә милли-төбәк компоненты кысасында өстәлә.

Бу хәл исә Русия белем бирү йортының укыту планын формалаштыруда тиешле канунны бозу булып саналмый, дип әйтелә Татарстан прокуроры кул куйган мәгълүматта.
XS
SM
MD
LG