Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия патшабикәсе Ирландиягә бара


Патшабикә Елизавета Икенче
Патшабикә Елизавета Икенче
Британия патшабикәсе Елизавета Икенче бүген Ирландиягә тарихи сәфәрен башлый. Ирландия Британ империясеннән бәйсезлек яулаганнан бирле патшаларның бу илгә беренче баруы.

Патшабикә һәм аның ире Эдинбург шаһзадәсе Филипп дүрт көнлек сәфәр барышында Дублинда 80 еллап элек империягә каршы сугышта һәлак булган ирланд батырларына куелган һәйкәлгә дә барачак.

Ирландиядә һәм Британиядә өстәмә иминлек чаралары күрелде. Кичә полиция ирланд радикаллары Лондонда террор гамәле әзерли, дигән хәбәр алынды, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG