Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү үзәгендә эшчеләр торган йортта янгында 7 кеше һәлак булды


Мәскәүнең Зур Афанасьев тыкрыгында узган төндә иске йортта чыккан янгында кимендә җиде кеше һәлак булды, тагын җиде кеше яраланды. Алар арасында өч һәм алты яшьлек ике бала да бар. Янгын иртәнге җиде тулганда сүндерелгән.

Һәлакәтнең сәбәбе электр җиһазларын дөрес кулланмау, дип хәбәр ителде. Яшәү өчен яраксыз дип табылган әлеге йортта Мәскәүгә эшләргә килгән кешеләр һәм аларның гаиләләре яшәгәне хәбәр ителә.

Ике ел элек Мәскәүнең көньяк-көнчыгышында зур янгын чыгып Таҗикстаннан эшкә килгән җиде эшче һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG