Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Салават Юлаев” җиңүен бәйрәм итә


"Салават Юлаев" 16 май көнне Уфада Мәскәү өлкәсенең "Атлант" такымын җиңеп Русия чемпион булды
"Салават Юлаев" 16 май көнне Уфада Мәскәү өлкәсенең "Атлант" такымын җиңеп Русия чемпион булды

18 май көнне “Салават Юлаев” хоккей клубы үзенең Гагарин кубогында чемпион булуын бәйрәм итә. Зур тамашага Мәскәүдән һәм чит илләрдән кунаклар көтелә.


“Салават Юлаев” хоккей такымының быел, ниһаять, алтын медальгә лаек булуы Башкортстанда спорт сөючеләр өчен генә түгел, ә югары хакимиятләр өчен дә зур бүләк булды. Ни өчен дигәндә, хоккей бәйгеләре хәзер спорт өлкәсеннән читкә китеп, тәмам сәяси һәм идеологик яссылыкка чыкты.

“Салават Юлаев” клубы элек-электән Татарстанның “Ак барс” хоккей такымы белән алышларда җиңүне үзенең иң зур казанышы дип саный. Шуңа күрә дә моңа кадәр “Ак барс” такымының ике ел рәттән чемпион булуы юлаевчыларның гына түгел, ә республика җитәкчеләренең дә эчен пошыра иде. Инде менә күптән көтелгән җиңү. Миллиардларча сум акча түгеп, чит илләрдән танылган хоккейчыларны яллап китерү төп максатка ирешергә ярдәм итте.

“Салават Юлаев” уңышына Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов та куана
18 май кичендә “Уфа-арена” боз сараенда юлаевчыларны котлау бәйрәме узачак. Зурдан кубып оештырылучы әлеге тантаналарда республика җитәкчелеге дә катнаша. Шулай ук бу чарага Континенталь хоккей лигасы, Русия хоккей федерациясе түрәләре һәм башка кунаклар чакырулы.

Бәйрәмнең мәдәни өлешенә дә акчаларны кызганып тормаганнар. Мәскәүдән күп акчаларга гына чыгыш ясаучы Кристина Орбакайте, Олег Газманов кебек җырчыларны чакырганнар бу бәйрәмгә.

Шул арада “Салават Юлаев” хоккей клубы җитәкчелегендәге үзгәрешләр хакында да мәгълүм булды. Клубның элекке президенты Николай Курапов үз вазифасыннан китте. Аның урынына хоккей клубының идарә утырышында Башкортстан президенты хакимияте башлыгы Әнвәр Мәхмүтов сайлап куелды. Хоккей такымының баш мөдире Вадим Рыбинскийның да үз вазифасыннан китүе хакында әйтелде. Әмма әлегә ул бу урында вакытлыча калдырылган.

Шул ук вакытта алдагы елларда “Салават Юлаев” такымына акчалар бүлү дә сизелерлек киметеләчәк икән. Бу хакта Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев журналистлар белән очрашуда белдерде. Килешү вакытлары чыгуга бәйле, хоккей клубының баш тренерлары да үз вазифаларыннан китә.

Шуңа күрә, күп белгечләр фикеренчә, киләсе елларда “Салават Юлаев” такымы зур җиңүләргә ирешә алмаган уртакул клуб дәрәҗәсенә төшәргә мөмкин. Әлеге хәл республиканың элекке президенты, әлеге вакытта “Урал” хәйрия фонды җитәкчесе булган Мортаза Рәхимовны тирән борчуга салган икән. Шушы фондның бер белдерүендә әйтелә бу хәл.
XS
SM
MD
LG