Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа Дума авылы: кичәгесе һәм бүгенгесе


Яңа Дума авылы урамы
Яңа Дума авылы урамы

Аксубай районы Яңа Дума авылы тирән һәм гыйбрәтле тарихка ия. Авылдашлары күренекле әдип, мәгърифәтче Нәҗип Думави белән әле дә горурланып яши, мәктәп тә аның исемен йөртә. "Азатлык" хәбәрчесе авылның тарихы һәм бүгенгесе хакында белеште.


Яңа Дума авылы мәктәбендә музей эшләп килә. Анда авыл тарихы, Н.Думавига кагылышлы мәгълүматлар зур урын алган. Музей эше белән тарих укытучысы Рифнур Гафиятов җитәкчелек итә. Аның белән әңгәмә кордык

“Мәгълүматларга күрә, авылыбызга XVIII гасыр уртасында нигез салына. Аңа кадәр монда Иске Дума авылы булган. XVIII гасыр башында Иске Думада ниндидер фаҗига була. Аны зур янгын диләр, ниндидер күчмә халыклар ут төртеп яндырган, дигән сүзләр бар. Халык кыш чыгу өчен тирә-якка таралырга мәҗбүр була. Яңадан шушы урынга Кузюр, Мыгрин, Боҗыр нәселләре килеп урнаша.

Халык телендә авылыбызның бер очы керәшен, икенче очы татар очы дип атала. Бүген бернинди аерымлыклар юк, бер гаилә булып яшибез”, дип сөйләде ул.
Борынгы кабер ташы. Яңа Дума авылы, 18 май 2011 ел

Яңа Думада “биш алып”, “әүлияләр” каберлекләре, “керәшен зираты” дип йөртелгән урыннар бар. “Биш алып” каберлеге хакында 84 яшьлек Шакир Гыйззәтов сөйләде.

“Мин авыл советы рәисе булып торганда, 1970-80 елларда булса кирәк, Казаннан иптәшләр килде. Алар биш алып күмелгән, биш кабер ташы булган урынга барды. Мин кайдадыр укыган идем: 1400 елларда авыл кырындагы вал янында Җаек казаклары белән орыш була. Биш батыр шунда һәлак була. Алар күмелгән урын сазлыклы икәне беленгәч, алыпларны хәзерге урынга күчереп җирләгәннәр, дигән риваять йөри”, ди Шакир бабай.

Авылның бүгенгесе

“Бу хакта күп сөйләргә була. Гөрләп тора торган трактор паркы бар иде. Юкка чыкты. Авылны “Вамин”га тапшырдылар. “Вамин”га җир, аннан алган продукция кирәк. Социаль мәсьәләне кайгыртмый, ник шунда авылың юкка чыкмый.

Хәзер Думада 150 хуҗалык бар, 450ләп кеше яши. Пенсия вакытында бирелә. Эшләүче хезмәт хакы ала. Яңа Дума тирәсендә чыгарылган нефтьнең тузаны, агуы гына кала авылга.
Яңа Дума авылы тирәсендәге нефть сиртмәләре

Авыл янында нефть чыга башлагач, “Татнефть” идарәсенең баш инженеры килгән иде һәм: “Әгәр авыл җитәкчеләре акыллы булса, бу якны әллә ниләр эшләтеп була иде”, диде. Ләкин бу сүздә генә калды.

Җитәкчеләр килде, китте, авылга беркем игътибар итмәде. Мин белгәнчә, Дума нефтенең файдасы районга тия диләр, авыл халкына бернәрсә юк”, дип зарланды авылның ветераннар шурасы рәисе Ш.Гыйззәтов.

Мәгърифәтче Нәҗип Думави туган авылның бүгенге тормышы шундый. Булган кыенлыкларга да карамастан, Дума авылында соңгы вакытта 34 таш йорт салынган.
XS
SM
MD
LG