Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прага-Казан арасы якыная


"Татарстан" һәм Чехиянең "СSA" һава юллары очышларны бергә башкарачак.

Июнь аеннан Казанга “CSA” ширкәте очкычлары да оча башлый. Кичә Казанда бу хакта ширкәтнең сәүдә һәм маркетинг эшләре вице-президенты Йиржи Марек һәм “Татарстан” һава юллары ширкәте башлыгы Руслан Шакиров килеште.

Килешүгә кул кую тантанасында Татарстан премьер-министры Илдар Халиков һәм транспорт министры Ленар Сафин катнашты.

“Әлеге төбәккә Чехия инвестицияләренең артуы һәм алга таба да арттыру планнары булуы, апрель аенда Татарстанда Чехиянең сәүдә һәм сәнәгать министры җитәкчелегендәге вәкилчелекнең булып китүе, 2013 елда Казанда җәйге Универсиаданың үтәчәге – болар барысы да Чехия белән Татарстан арасында сыйфатлы транспорт элемтәсе булдыруны шарт итеп куйды. Русиянең икътисади яктан алга киткән берничә төбәгенең берсе булган Татарстан белән араларны якынайту Чехиянең халыкара сәүдәсенә файда китерәчәгенә ышанам”, диде Йиржи Марек.

Универсиада-2013 якынлашканда транспорт бәйләнеше Татарстан өчен дә мөһим.

“Универсиада өчен төзелгән спорт корылмаларының күбесе инде ачылды. Халыкара транспорт челтәрен киңәйтү безнең өчен мөһим”, диде Татарстан премьеры Халиков.

2011 елның июненнән Прагадан Казанга атнасына ике очыш каралган.

“Очышларны арттыру мөмкинлеге Казан һава аланында яңа терминал төзелеп бетү вакытына бәйле”, диде "CSA" ширкәтенең матбугат вәкиле Һана Һейскова.

Әлеге килешү гамәлгә керү белән Казанга билетны "CSA" ширкәтенең интернеттагы сәхифәсендә һәм барлык бүлекләрендә алып булачак.

Чехия республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры Мартин Коцоурек һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Нәкъ бер ай элек Казанда Татарстан-Чехия эшлекле форумы оештырылды. “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә ике көн барган җыенда республикалар арасында хезмәттәшлек меморандумына кул куелды.

Бүгенге көндә "CSA" Русиянең Мәскәү, Иркутски, Екатеринбур, Кемерово, Омски, Петербур, Дондагы Ростов һәм Самар шәһәрләренә оча.
XS
SM
MD
LG