Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия оппозициясе Саакашвилинең урыныннан китүен таләп итә


Бүген Тифлиста оппозиция көчләре Грузия президенты Михаил Саакашвилинең урыныннан китүен таләп итеп каршылык чарасы үткәрә.

Безнең хәбәрчебез әйтүенчә, Тифлиснең Азатлык мәйданына дистәләрчә мең кеше җыелган.

Оппозиция җитәкчеләре, халык Саакашвили режимына башка чыдый алмый, дип белдерә һәм митинглар белән генә чикләнеп калмаячагы белән кисәтә.

Чара башланыр алдыннан аны оештыручыларның берсе – элекке парламент рәисе Нино Буржанадзе, армия һәм полициягә мөрәҗәгать итеп каршылык чарасында катнашучыларга көч кулланмаска чакырды.

Каршылык чаралары шулай ук Батуми шәһәрендә дә үтә. Анда ике меңләп кеше катнаша.
XS
SM
MD
LG