Accessibility links

"Русия саклану бюджетының 20 проценты урлана"


Сергей Фридинский
Сергей Фридинский

Русиянең баш хәрби прокуроры Сергей Фридинский әйтүенчә, саклануга бүленгән һәр бишенче сум урлана бара.


Русиядә саклану бюджетындагы акчаларның 20 проценты урлана. Бу турыда Русиянең баш хәрби прокуроры Сергей Фридинский “Российская Газета”га интервьюда белдерде. Аның әйтүенчә, төп коррупция схемалары да инде күптән билгеле.

“Ел саен саклану максатларына акчалар арттырыла бара, әмма уңышлар зур түгел. Аның каравы аларны дәүләттән канунсыз рәвештә үзләштерү схемалары камилләшә бара”, - ди Фридинский.

Аның әйтүенчә, бер әйбер урынына икенчене сату, эшләнгән эшләр турында ялган хисаплар, дәүләт килешүләре өчен түләнгән акчаларның бер өлешен түрәләргә кире түләү кебек күптөрле коррупция ысуллары еш кулланыла.

“Нәтиҗәдә бик зур акчалар, һәр бишенче сум урлана, ә гаскәрләргә сыйфатсыз техника һәм кораллар килү дәвам итә”, - ди ул.

Фридинский мондый хәлнең төп сәбәпләре дип кануннарның камил булмавын, контроль һәм финанслау системнарының баланслы булмавын атый. Шулай ук саклану сәнәгате түрәләренең акырын кыймылдавы һәм үз эшләре белгече булмавы, еш кына эшмәкәрләрнең намуссызлыгы да моңа зур өлеш кертә ди ул.

Прокурор тикшерүләре күрсәтүенчә, еш кына дәүләттән саклану әйберләрен җитештерү өчен бирелгән акчалар башка исәп-хисап эшләрендә әйләнештә йөри яки башка максатларга кулланыла.

Фридинский кайбер ширкәтләрнең яңа корал урынына искене сату, хәтта кайбер очракларда яңаларын искергән материаллардан җитештерү очракларын атый.

Күптән түгел генә 275-нче очкычлар төзәтү ширкәтендәге җитешсезлекләрне тикшерү тәмамланган. Бу ширкәттә баш мөдир һәм аның хезмәткәрләре тәэмин итүче ширкәтләр белән килешеп очкычларны төзекләндергәндә кулланышта булган, иске һәм хәтта төзек булмаган кисәкләрне кулланган. “Аларның техник документлары алдап ясалган. Матди зыян 90 миллион сумнан арта, ә сугыш әзерлеге һәм тагын дә мөһим булган очышларның иминлеге турында бер сүз дә була алмый”, - ди Фридинский.

Кудрин саклану чыгымнарын киметмәкче

Соңгы елларда саклану чыгымнары артканнан-арта барганда Русия финанс министры Алексей Кудрин көтелмәгәндә аларны киметү тәкъдиме белән чыкты.

Алексей Кудрин
Финанс министры әзерләгән хисапта саклану министрлыгы офицерлары һәм килешү нигезендә хезмәт итүчеләр санын киметү тәкъдим ителә. Кудрин исәпләвенчә бу 2014 ел ахырына кадәр дәүләткә 159,8 миллиард сумны җанга калдыру мөмкинлеге бирәчәк.

Моннан тыш финанс министрлыгы өч ел эчендә армияне 15 процентка киметергә тәкъдим итә.

Министрлык шулай ук саклану сәнәгатенә чыгымнарны да елына йөзәр миллиард сумга киметергә тели.

Эчке эшләр министрлыгына да акчаларны елына йөз миллиард сум чамасы киметергә тәкъдим ителә.
XS
SM
MD
LG