Accessibility links

Кайнар хәбәр

Славян әлифбасы көне – дини бәйрәмме?


Ел саен 24 май көнне славян дәүләтләре Славян әлифбасы һәм мәдәнияте көннәрен уздыра. Бу бәйрәмне Татарстанда да зурлап үткәрделәр.


Славян әлифбасы көненә багышланган чараны Благовещенски соборында Казан һәм Татарстан архиепископы Анастасий башлап җибәрде. Шулай ук Богоявленски соборында Кирилл һәм Мефодийның иконалар күргәзмәсе ачылды.

Күп славян телләренең әлифбалары нигезендә 863 елда төзелгән кирилл әлифбасы ята. Шулай ук Русия һәм элекке Советлар Берлеге җирләрендә яшәүче күпчелек төрки һәм фин-угыр халыкларының әлифбалары кирилл әлифбасына нигезләнгән.

Татар халкы элек-электән гарәп графикасында язды. Соңрак дәүләт сәясәте 1920-30 елларда латин шрифтын кертте. 1930-40 елларда латин графикасына алмашка Кирилл һәм Мефодий әлифбасы урнашты. Күпме тарихны югалттык без, күпме ядкарьне укый алмас дәрәҗәгә җиттек.

Бүгенге көндә Кирилл һәм Мефодий чыгышлары белән греклар дип санала. Ләкин бер төркем галимнәр аларны славян чыгышлы дип расларга тырыша.

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, әлеге көн – иң әһәмиятле дәүләти-дини бәйрәмнәрнең берсе толерантлык һәм үзара аралашу максатлары белән сугарылсын иде дип, "Ватаным Татарстан" газетына котлау хаты язган.

Толерантлыкның да ике яклысы була бит әле аның. КФУ доценты, тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин бу турыда менә нәрсәләр әйтте:

Җәүдәт Миңнуллин
“Кирилл алфавиты – зур казаныш, ләкин аны аерым динне пропагандалау өчен куллану милли һәм дини төркемнәрдә киеренкелек китереп чыгарырга мөмкин. Хәрефнең дине булырга тиеш түгел. Шунысы кызганыч: безнең борынгыдан сакланган рухи байлыгыбыз, тарихыбыз, очына чыга алмаслык мирасыбыз әлеге көнгәчә үзебез җуйган гарәп графикасында саклана бит.

Үз заманында латин графикасына күчеп, тернәкләнеп калган булсак, һичшиксез ул безнең өчен бер адым алга атлау була иде. Латин шрифты татар телен өйрәнүгә камилрәк җайлашкан. Миллионлаган кеше таный торган гарәп хәрефләрен “искелек калдыгы” дип сүккән заманнарда, грузиннарның һәм башка шул як халыкларының үз алфавитлары калды.

Бер гасыр эчендә өч әлифба алыштыру халыклар өчен зыян гына булды. Хәзер инде соң, кабат хәреф алыштыру сәясәте башланса, ул бары тик зур югалтулар гына китерәчәк.”

Җәүдәт Миннуллинның бу фикере белән күп кенә яшь татар зыялылары килешеп бетми. Алар интернет-сәхифәләрдә татарча язышырга теләсә, иң җайлысы латин әлифбасы дип саный. Иң өлгер, иң алдынгы яшьләр, зыялылар, татарларга шушы өч әлифбаның: латин, кирилл, гарәп әлифбаларының һәркайсын яхшы белергә һәм кулланырга кирәк, дигән караш белән яши.

Алай да шунысы сәер – Кирилл һәм Мефодий бәйрәме көне үткәрелә, ә менә латин яки гарәп әлифбасын зурлый торган дини яки дөньяви бәйрәмнәр юк.
XS
SM
MD
LG