Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур укучылары социаль проектлар тәкъдим итте


Укучылар үз авылларын яхшыртырга тели
Укучылар үз авылларын яхшыртырга тели

Оренбур төбәге Татар Каргалы авылы мәктәбенең 10 сыйныф укучылары үз авылларын яхшырту буенча социаль проектлар тәкъдим итте. Әлеге проектлар белән танышу өчен авыл депутатларыннан тыш, авыл җәмәгатьчелеге дә чакырылды.


Әлеге проектлар төрле иде: авылда татар ашханәсе, авыл музее булдыру, тарихи зиратларны төзекләндерү һәм башкалар.

Мәсәлән, Динара Искәндәрованың проекты татар ашханәсе турында булды.

Динара Искәндәрова
Шуны да әйтергә кирәктер, Динара Искәндәрова Казанда Каюм Насыйри укулары кысаларында үткән бәйгедә катнашып, татар халык ашлары турындагы эше белән өченче урынны яулаган иде.Өстәвенә, аның әти-әнисе дә үз кафеларында татар халык ашларын җитештерә.

Диана Мурзакаеваның әти-әнисе табиблар, шуңа күрә бу өлкәдәге мәсьәләләр белән ул күбрәк таныш.

Кичәдә авыл халкын күптән борчыган сораулар куелды,шуңа күрә укучыларның бу проектларын һавадан алынган дип әйтеп булмас иде. Балалар тарафыннан бу социаль проектларны тәкъдим итү кичәсенең файдасы хакында мәктәп мөдире Тәүхидә Низаметдинова шуларны сөйләде:

“Мондый проектлар белән без ел саен шөгыльләнәбез.Бу юлы өлкәне өйрәнү темасын алырга булдык. Алар балалар өчен дә якын. Икенчедән, тарихи урыннарны да бер системага китерергә булдык. Проектларны туристлар өчен маршрутлар буларак эшләүләрен киңәш иттек. Бер очракта буклетлар чыгару, икенчесендә истәлек такталарын урнаштыру.Әлеге проектларның тормышка ашу-ашмавын тормыш күрсәтер”.

Кичә ахырында әлеге проектлар хакында җитди сөйләшү булды һәм аның барышында төрле тәкъдимнәр әйтелде. Шунысы мөһим – авыл депутатлары укучыларның тәкъдимнәренә колак салачак.
XS
SM
MD
LG