Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары Путин фронтына керү турында уйлана


Рамил Бигнов
Рамил Бигнов

Русия хөкүмәте башы Владимир Путин башлангычында “Бердәм Русия” фиркасе каршында Халык фронты оешкан иде. Башкортстанда да аның төбәк бүлекчәсе оештырылды.


Төбәк бүлекчәсе белән Уфа икътисад һәм сервис академиясе ректоры Александр Дегтяров җитәкчелек итәчәк. Республика урысларының “Урыс соборы” һәм Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе Рамил Бигнов та бу фронтка керәчәкләрен ирештерделәр. Әлеге мәсьәлә Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлегендә дә тикшерелде.

Рамил Бигнов сүзләренчә, фронтка керү отышлы булачак.

“Без сәяси сату-алуларда үз бәябезне белеп катнашырга тиеш. Кайсы намзәт җиңәчәген алдан фаразлап, шуңа ярдәм итсәк, азак безнең мәнфәгатьләрне чишү проблемасы җиңеләячәк. Ягъни ярдәм иткән кешедән соравы җиңелрәк”, диде ул.

Татар җәмәгатьчелек оешмалары рәисләре ашыкмаска карар итте. Алар ил президенты Дмитрий Медведевның Халык фронты төзелү уңаеннан киләчәк адымнарына карап эш итәргә будылар.
XS
SM
MD
LG