Младичның кулга алынуын журналистларга Сербия президенты Борис Тадич та раслады.
Тадич Младичның пәнҗешәмбе иртәсендә тотылуын әйтеп, аның Һаагтагы БМО мәхкәмәсенә тапшырылачагын белдерде.
Азатлык радиосының Белградтагы хәбәрчесе әйтүенчә, Младич Белградтан йөз чакрым төньяктагы Зреньянин шәһәре янында урнашкан Лазарево авылында тотылган.
Баштарак сербларның Б-92 радиосы Младичка охшаган Милорад Комадич исемле кешенең тоткарлануын хәбәр иткән иде. Младич шундый исемгә бирелгән ялган документлар белән йөргән булган.
Ратко Младич элекке Югославиядәге сугыш җинаятьләрен хөкем итүче Һааг мәхкәмәсеннән качып йөргән иң югары җитәкчеләрнең соңгысы.
Ул 1990 еллардагы Балкан сугышы, шул исәптән 43 айга сузылган Сараево чолганышы чорында сугыш җинаятьләре һәм геноцид кылуда гаепләнә. Сараево чолганышы чорында 12 меңләп кеше үлде. 1995 елның июлендә Сребреница шәһәрендә этник чистартулар барышында берничә көн эчендә 7 меңнән артык мөселман ир һәм малай үтерелде.
Сребреница үтереше Европада Икенче дөнья сугышы чорында наци гамәлләреннән соңгы иң вәхши үтереш буларак танылды.
Младичның кулга алынуы Сербиянең Европа Берлегенә намзәт булуына соңгы киртәне дә ача дияргә мөмкин. Брюссель Младич иректә булганда әгъзалык сөйләшүләрен башламаячагын әйтеп килә иде.
Европа комиссиясе шулай ук Младичны тоту эшендә Сербия халыкара сугыш җинаятьләре мәхкәмәсе белән хезмәттәшлек итми дип Белград белән ярдәм һәм сәүдә сөйләшүләрен да акырынайткан иде.
Младич Һаагтагы БМО мәхкәмәсенә тапшырылган очракта аны хөкем итү 2002 елда элекке Югославия һәм Сербия президенты Слободан Милошевич кулга алынып хөкем ителә башланганнан соңгы иң зур хөкем процессы булачак.
Милошевич хөкем карарына кадәр яши алмады, 2006 елның мартында Һааг төрмәсендә үлде.
2000 елның октябрендә Сербиядә Милошевич хакимияте бәреп төшерелгәнгә кадәр Младич Белградта даими күренә иде. Шул исәптән аның футбол матчларында яки кыйбатлы рестораннарда күренүе турында да хәбәрләр була иде.
Ратко Младич
1/9
Ратко Младич һәм Радован Караджич, Пале, 5 август 1993
Сербиядә Босния сербларының элекке гаскәр башлыгы Ратко Младич кулга алынды.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
2/9
Ратко Младич һәм Радован Караджич, апрель 1993
Сербиядә Босния сербларының элекке гаскәр башлыгы Ратко Младич кулга алынды.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
3/9
Ратко Младич Босния сербларының үзбилгеләнгән республикасы парламенты утырышында, Пале, ноябрь 1995
Сербиядә Босния сербларының элекке гаскәр башлыгы Ратко Младич кулга алынды.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
4/9
Ратко Младич парадта, Власенице, 2 декабрь 1995
Сербиядә Босния сербларының элекке гаскәр башлыгы Ратко Младич кулга алынды.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
5/9
Ратко Младич һәм Радован Караджич, 1995
Сербиядә Босния сербларының элекке гаскәр башлыгы Ратко Младич кулга алынды.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
6/9
2009 ел видеосында Ратко Младич хатыны белән
Сербиядә Босния сербларының элекке гаскәр башлыгы Ратко Младич кулга алынды.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
7/9
2009 ел видеосында Ратко Младич билгесез ханым белән бии
Сербиядә Босния сербларының элекке гаскәр башлыгы Ратко Младич кулга алынды.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
8/9
Серб радикал партиясе тарафдары митингта Ратко Младич сурәте белән, Белград, 6 май 2008
Сербиядә Босния сербларының элекке гаскәр башлыгы Ратко Младич кулга алынды.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
9/9
Ратко Младичның туган көне; милләтчел "Naşi" оешмасы оештырган чара, март 2011
Сербиядә Босния сербларының элекке гаскәр башлыгы Ратко Младич кулга алынды.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
Previous slide
Next slide