Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иглин казасында гади солдат гаепле табылган


Шартлаулар нәтиҗәсендә якындагы йортларга ут каба
Шартлаулар нәтиҗәсендә якындагы йортларга ут каба

Башкортстанның Иглин районында булган зур каза өчен иң төп гаеплене таптылар. 100 миллион сумлык зыян китергән бу фаҗига өчен гаеп хәрби саклагычта хәрби хезмәт үтүче солдат Сергей Деняев җилкәсенә төшкән.


Русия саклану министрлыгы вәкилләре белдерүенчә, Иглин районы Урман авылы янындагы хәрби саклагычтагы һәлакәт хәрби хезмәт үтүче солдат Сергей Деняевның игътибарсызлыгы аркасында килеп чыккан. Солдат андагы саклагычларда юк итү өчен әзерләнүче кораллар белән саксыз эш иткән дип әйтелә. Солдатка карата “кораллар белән эш итү кагыйдәләрен бозу” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

26 май көнне Иглин районындагы хәрби бүлекнең кораллар саклагычында шартлаулар башланган иде. Бу шартлаулар башта якындагы урманда чыккан янгын аркасында башланган дип белдерелде. Әмма соңрак бу фаразның дөрес булмавы ачыкланды. Шартлаулар биредә юк итү өчен әзерләнүче коралларны күчергәндә башланган булып чыкты. Ә инде бер шартлау икенчесен иярткән.

Хәрби келәтләрдә якынча 100 мең тоннага якын 120 һәм 150 миллиметрлык ядрәләр сакланган булган. Менә шул күләмдәге кораллар бер-бер артлы шартлап оча һәм якындагы йортларга ут каба. Каза булган урынга гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, саклану министрлыгы, эчке эшләр министрлыгы көчләре һәм ашыгыч ярдәм машиналары килә.



27 майның төш вакытына Урман авылы тирәсендә янгыннар сүндерелеп бетә. Әмма әле анда һаман да берәм-сәрәм ядрәләр шартлавы ишетелә. Шуңа да бәла-каза нәтиҗәләрен бетерүдә анда әлегә роботлар һәм бронетранспортерлар гына кулланыла.

Бәхеткә, шартлаулардан корбаннар юк дип хәбәр ителә. Шулай да 76 яшьлек бер ир халык имин урыннарга китәргә ашыгып буталчыклык тудырганда, җиңел машина астына эләгеп хастаханәгә озатыла һәм аңына килмичә үлә. Шартлаулардан 12 кеше төрле җәрәхәтләр алып дәваханәләргә мөрәҗәгать иткән.

Янгын нәтиҗәсендә Урман авылындагы 20дән артык шәхси йорт янып беткән, 46 гаилә әгъзалары, җәмгысе 116 кеше урамда торып калган. Аларга республика президенты ай ярым эчендә бюджет исәбеннән яңа йортлар төзетеп бирүне ышандырды. Шулай ук бәлагә таручыларга матди ярдәм дә күрсәтелә. Иглин казасы җәмгысе 100 миллион сумлык зыян салган дип белдерелә.

Айдар Галимов
Республика президенты Рөстәм Хәмитов алдагы көннәрдә дә, көн саен, Иглин районына барып, андагы халык белән очрашачагын әйтте. Русия президентының Идел буе федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле Григорий Рапота, шулай ук башка җаваплы җитәкчеләр дә, депутатлар да бу казага битараф калмады, 27 май көнне Иглин районына килделәр. Танылган җырчы Айдар Галимов быел гына Иглин районы төбәгеннән Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайга депутат итеп сайланган иде.

Әле республика буйлап гастрольләрдә булса да, 26 май көнне, вакыт табып, фаҗига урынына барды һәм халык белән очрашты ул. “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә Урман авылында булган хәлләр хакында сөйләде Айдар Галимов. Хәрби бүлектәге казадан зыян күрүчеләргә битараф булмаган аерым кешеләр дә, төрле оешмалар да ярдәм кулын сузар дип уйлый ул. “Республика хөкүмәте дә, федераль хакимиятләр дә ярдәм итәр. Хәйрия фонды да оештырылыр, мин җитәкләгән театр-студия да бәлагә таручыларга ярдәм итәр”, ди Айдар Галимов.

Соңгы хәбәрләргә караганда, Урман авылы янындагы хәрби саклагычлардагы кораллар тулысынча юк ителәчәк һәм андагы хәрби бүлек тә үз эшен туктатачак. Шулай итеп 50 ел буе биредә сакланган иске коралларның шартлавы гына биредә дистә еллар буе дары мичкәсендә утыргандай куркып яшәгән халыкны, ниһаять, имин тормышка чыгара. Бахыр рядовой солдат бар каза өчен берүзе җавап тотар, генераллар исә “казаны корбаннарсыз бетергән өчен” дигән бүләккә лаек булыр.

XS
SM
MD
LG