Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яфар мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады


Соңгы кыңгырау
Соңгы кыңгырау

Ел саен Оренбур төбәгендә мәктәпне тәмамлаучылар саны 33-35 мең була, ә Оренбурның үзендә бу сан 2600 тирәсе. Авылларда, әлбәттә, күпкә аз. Мәсәлән, Александр районы Яфар исемле татар авылы мәктәбендә соңгы кыңгырау бары тик сигез укучы өчен генә яңгырады.


Оренбурдан 200 чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан Яфарда милләттәшләребез XIX гасырда Пенза якларыннан килеп урнаша. Монда туган телен, моңлы җырларын саклап кала алган 700 якын татар халкы яши. Бу юлы да, гадәттәгечә, соңгы кыңгырау тантанасы татар телендә барды. Беренче булып укучыларны авыл хакимияте башлыгы Илшат Яһүдин котлады.

Соңгы кыңгырау чыңлый
Чыгарылыш сыйныф укучылары укытучыларына карата булган рәхмәтләрен шулай ук ана телендә шигырь-җыр аша белдерде.

Әлеге чыгарылыш сыйныф укучылары барысы да спортчылар: районда иң яхшы чаңгычылар, хоккейчылар. Моны тантанада тапшырылган мактау кәгазьләре раслады.

Авыл халкының яртысы диярлек Әсәевлар, Яфаровлар фамилиясен йөртә. Шуларның берсе өч бала әнисе, мәктәп мөдире Лилия Яфарова шулай диде: “ Мәктәптә барлыгы 76 бала белем ала, шуларның сигезе мәктәпне тәмамлый, беренче сыйныфка да сигез бала киләчәк. Авылыбызда өч балалы гаиләләр дә күбәеп бара. Шулай булгач, авылыбызның киләчәге бар, дип уйлыйм”.

Инде уйлар мәктәп имтиханнары белән уку йортлары хакында, ә кайбер егетләр армия сафларында хезмәт итү турында уйлана, кызларның өчесе дә укуларын Оренбур, Казан югары уку йортларында дәвам итәргә тели.
Яфар мәктәбен сигез укучы тәмамлады
XS
SM
MD
LG