Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ратко Младич Сребреница үтерешендә катнашуын кире кага


Ратко Младичның улы Дарко Младич атасы белән очрашудан соң
Ратко Младичның улы Дарко Младич атасы белән очрашудан соң

Босния сербларының элекке гаскәр башлыгы Ратко Младичның улы үз атасының Сребреница үтерешендә катнашмавын әйтә.

Босния сербларының элекке гаскәр башлыгы Ратко Младичның улы Дарко Младич үз атасы белән очрашканнан соң журналистларга атасының 1995 елда Босниянең Сребреница шәһәрендә мөселманнарны күпләп үтерүгә бер катнашы булмаганлыгын әйтте.

Узган атнакич Сербиядә кулга алынган Ратко Младич Һааг мәхкәмәсенә тапшырылганчы Сербия төрмәсендә ябып тотыла.

Сербия сугыш җинаятьләре мәхкәмәсе Ратко Младичка үз кызының кабере янына баруны рөхсәт итте. Әмма иминлек көчләре иминлек хакына моңа юл куймас кебек. Бүген бу турыда мәхкәмә вәкилләре белдерде.

Младичның кызы 1994 елда үз-үзен үтерде һәм Белград янында җирләнде.

Сараевоның Лукавица өлешендә Ратко Младичка теләктәшлек җыены
Белградта Младичны каһарман санаучы үтә милләтче Серб радикал фиркасенең һәм башка экстремистик төркемнәрнең йөзләрчә тарафдары аны кулга алуга ризасызлык җыены үткәрде. Ратко Младичка теләктәшлек чарасы Босния башкаласы Сараевоның Лукавица дип аталган өлешендә дә оештырылды.

Белградта Серб радикал фиркасе активисты Слободан Божич Reuters хәбәр агентлыгына: “Ратко Младич серб халкының хәрби җитәкчесе һәм аны кулга алу серб халкы һәм дәүләтебез өчен оят. Ул серб халкының каһарманы, ул халкыбызны яклап сугышты, шуңа күрә без барыбыз да урамга чыгып аңа теләктәшлек белдерергә тиешбез”, диде.

Элекке Югославиядәге сугыш җинаятьләрен хөкем итүче халыкара Һааг мәхкәмәсе 69 яшьлек Младичны 1990 еллар урталарындагы Босния сугышы чорында сугыш җинаятьләре һәм геноцид кылуда гаепли.
XS
SM
MD
LG