Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Нәүрүз” фестивале башланды


Дүшәмбе көнне Казанда Төрки халыкларның X халыкара «Нәүрүз» театр фестивале башланып китте. Ул 3 июньгә кадәр дәвам итә. Дүшәмбе кичендә Г.Камал театры каршындагы мәйданда «Нәүрүз» театр фестиваленең ачылу тантанасы узачак.


30 май көнне төштән соң фестиваль кысаларында “Әкият” курчак театры бинасында Чуаш дәүләт курчак театры “Әрекмән колак Илюк”, Г.Камал театры бинасында Чаллы татар дәүләт драма театры “Абага алмасы ачы була”, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үз бинасында “Шәкүр-карак”, Казан дәүләт яшь тамашачылар театры бинасында М.Сеспель исемендәге Чуаш дәүләт яшь тамашачылар театры “Көмеш гаскәр” театрларын тәкъдим итә.

Дүшәмбе кичендә исә Г.Камал театры каршындагы мәйданда «Нәүрүз» театр фестиваленең ачылу тантанасы узачак. Тамаша төрки халыклар театрларының бәйрәм парады һәм зур театраль концерт белән ачылачак.

“Фестиваль Казан һәм Татарстан тамашачысы өчен оештырыла. Күпчелек тамашачы күрә алсын өчен, аның ачылышын ачык һавада уздыру максатка ярашлы булачак”, ди фестивальне оештыручылар.

Ачылу тантанасында һәр театр коллективы чыгыш ясаячак, алар Г.Камал театры янындагы мәйданда үз аләмнәрен күтәреп чыгачак. Шулай ук анда дөнья музыкасы вәкиле, сихри тавыш иясе, якут җырчысы һәм артисткасы Степанида Борисова чыгыш ясар дип көтелә.

Степанида – тамак төбе белән җырлаучы күренекле этник җырчы. Ул башкарган борынгы аһәңнәрнең тирән тәэсире тамашачыны сокландыра. “Аның тавышын, энергетикасын тамаша залына гына сыйдыру мөмкин түгел, шуның өчен «Нәүрүз» фестивале кысаларында Степаниданың урам концертлары оештырыла”, ди оештыручылар.

Бу бәйрәмгә шулай ук Тыва республикасыннан тамак төбе белән җырлаучылар триосы да чакырылган. Әлеге сәнгать төрендә тывалыларга тиңнәр юк. Алар үзенчәлекле башкару ысулын белә.

Фестивальне оештыручылар сүзләренчә, “Нәүрүз” тамашачыны төрки халыкларның бай мәдәнияте белән таныштырырга омтыла. Тыва тамак төбе белән җырлаучыларының театр фестивалендә катнашуы шуңа бәйле.

Шулай ук монда фестиваль тамашачысы бөтен дөньядан килгән 40тан артык драма һәм курчак театрлары тамашалары, урам спектакльләре, Но япон театры, борынгы сәнгать төре – мугам башкаручы трио һәм дәрвишләрнең серле биюләрен күрә алачак.
XS
SM
MD
LG