Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ерак Көнчыгышта Казан кунаклары

Татар конгрессы делегациясен аэропортта җирле татар мохтарияте вәкилләре каршы алды

25 май көнне Амурдагы Комсомольски татарлары Казан кунакларын кабул итте. Яшьлек шәһәренә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар килде.

Очыш аланында кунакларны җирле милли үзәк вәкилләре каршы алды. Кунакханәгә урнашып, бераз тын алганнан соң, кунакларны шәһәрне нәкъ икегә бүлеп аккан Силинка елгасы ярына алып килделәр. Монда халыкта шаяртып “Татар бугазы” дип йөртелгән ял итү паркы урнашкан.

Моннан 6 ел элек бу җирне эшкуар Рөстәм Абдулин арендага алды һәм беренче кат халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туен шул аланда үткәрде. Хәзер инде Амурдагы Комсомольски үзәгендәге табигый парк Казандагы “Туган авылым” дип аталган ял итү урынын хәтерләтә.

Ринат Закиров һәм башка кунаклар татар апалары белән
Казан кунакларын Силинка ярында ак яулыклы апа һәм әбиләр сәламләде. Алар иртә белән торып, милли ризыклар пешереп, чәй өстәле әзерләп куйганнар.

“Бүген бездә бәйрәм, Казан кунакларын иң якын кешеләребез, үз туганнарыбыз кебек күреп, дулкынланып көтеп алдык”, дип әйтте Фәнилә Шәрәпова. Чәй табыны янында Фәимә Гәйнетдинова үзе язган шигырен укыды, ханымнар ярыша-ярыша кунакларга кайдан һәм кайчан Ерак Көнчыгышка күчеп килүләре, тормышлары, балалары-оныклары турында сөйләде.

Ул арада кунакларны сәхнә алдына чакырдылар. Амурдагы Комсомольски тимер юлчылары мәдәни йорты каршында эшләп килүче балалар бию ансамбле татар биюләрен башкарды. Балалар чыгышыннан соң, Ринат Закиров: “Арагызда татарлар бармы?” дип кызыксынды. Ләкин бик матур итеп татарча биегән балалар арасында бер генә татар да табылмады.

Соңрак Казан кунаклары Амурдагы Комсомольскиның авиазавод музеенда булды, шәһәр буенча сәяхәт итте.

Шәһәр администрациясендә узган очрашу барышында
Кунаклар өчен төзелгән программның чираттагы өлеше шәһәр җитәкчеләре белән очрашу иде. Казан кунакларын шәһәр Думасы рәисе Светлана Баженова, шәһәр мэры урынбасары Юрий Есипов, шәһәрнең Ленин исемен йөрткән район башлыгы Леонид Багринцевлар кабул итте.

Сөйләшү вакытында Юрий Есипов әлеге көндә татарлар Амурдагы Комсомольскида яшәүчеләрнең 1%ын гына тәшкил итә дип белдерде, татарларның тырыш, эшчән, тәртипле булуларын билгеләп үтте.

Ә инде Ринат Закиров, җирлектәге җитәкчеләрне татар милли оешмасына даими ярдәм итәргә, күпмилләтле төбәктә татарлар өчен киләчәктә дә уңай шартлар булдырырга өндәде. Дин мәсъәләләрен хәл иткәндә, мәчет төзүдә иң элек татарларга таянып эшләргә чакырды.

Шәһәр администрациясеннән Казан кунаклары Комсомольскиның Н.Островский исемендәге үзәк китапханәсенә юл тотты. Анда татарлар җыелган иде. Очрашуны Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы җитәкчесе Рөстәм Абдулин ачып җибәрде һәм сүзне Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закировка тапшырды.

Ринат Закиров татарлар исеменнән Юрий Есиповка бүләк ясады
Ринат Закиров Комсомольски татарларын сәламләп, кыскача конгресс эшчәнлеге белән таныштырды. Татарстаннан читтә яшәүче яшьләребезне республика югары уку йортларына кертү программасы белән таныштырды, теләге булганнарны белем алырга Казанга чакырды.

Шулай ук үзенең чыгышында Ринат Закиров татар милләте өчен диннең әһәмиятен ассызыклап узды. Татарларны бердәм һәм бергә булырга, тарихи ватаныбыз белән элемтәдә торырга чакырды. Очрашуда катнашучылар төрле темаларга фикер алышты, Комсомольски татарлары Казанда фатир бәясе, Татарстанга күчеп кайту мөмкинлекләре белән дә кызыксынды.

Очрашу кояш баеганда гына тәмамланды, икенче көнне иртәдән Казан кунаклары Ерак Көнчыгышның башкаласы Хабаровскига юл тотты.

Ерак Көнчыгышта Казан кунаклары

Кунаклар килгән очкыч
1/23 Кунаклар килгән очкыч
25 май көнне Амурдагы Комсомольски татарлары Казан кунакларын кабул итте. Яшьлек шәһәренә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар килде.
Кунакларны каршы алу. Рөстәм Абдуллин, Рөстәм Сөләйманов, Герман Вәлидеев
2/23 Кунакларны каршы алу. Рөстәм Абдуллин, Рөстәм Сөләйманов, Герман Вәлидеев
25 май көнне Амурдагы Комсомольски татарлары Казан кунакларын кабул итте. Яшьлек шәһәренә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар килде.
Самолеттан төшү. Гөлназ Шәйхи, Ләйсәнә Садретдинова, Ринат Закиров һәм башкалар
3/23 Самолеттан төшү. Гөлназ Шәйхи, Ләйсәнә Садретдинова, Ринат Закиров һәм башкалар
25 май көнне Амурдагы Комсомольски татарлары Казан кунакларын кабул итте. Яшьлек шәһәренә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар килде.
4/23

Татар апалары кунакларны паркта каршы ала
5/23 Татар апалары кунакларны паркта каршы ала
25 май көнне Амурдагы Комсомольски татарлары Казан кунакларын кабул итте. Яшьлек шәһәренә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар килде.
6/23

Чәй табыны
7/23 Чәй табыны

Амурдагы Комсомольски паркы сәхнәсендә татар биюе
8/23 Амурдагы Комсомольски паркы сәхнәсендә татар биюе
25 май көнне Амурдагы Комсомольски татарлары Казан кунакларын кабул итте. Яшьлек шәһәренә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар килде.
Кунаклар балалар бию ансамбле чыгышын карый
9/23 Кунаклар балалар бию ансамбле чыгышын карый
25 май көнне Амурдагы Комсомольски татарлары Казан кунакларын кабул итте. Яшьлек шәһәренә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар килде.
Ринат Закиров биюче балалар белән
10/23 Ринат Закиров биюче балалар белән
25 май көнне Амурдагы Комсомольски татарлары Казан кунакларын кабул итте. Яшьлек шәһәренә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар килде.
11/23

Ринат Закиров һәм II Бөтендөнья сугышы ветераны Хәбибулла Мөхәррәмов
12/23 Ринат Закиров һәм II Бөтендөнья сугышы ветераны Хәбибулла Мөхәррәмов
25 май көнне Амурдагы Комсомольски татарлары Казан кунакларын кабул итте. Яшьлек шәһәренә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар килде.
Гөлназ Шәйхи, Ринат Закиров, Рөстәм Абдуллин, Комсомолскида 5нче юбилей Сабан туе үткән көнне куелган истәлекле таш.
13/23 Гөлназ Шәйхи, Ринат Закиров, Рөстәм Абдуллин, Комсомолскида 5нче юбилей Сабан туе үткән көнне куелган истәлекле таш.
25 май көнне Амурдагы Комсомольски татарлары Казан кунакларын кабул итте. Яшьлек шәһәренә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар килде.
Авиазавод музеенда
14/23 Авиазавод музеенда
25 май көнне Амурдагы Комсомольски татарлары Казан кунакларын кабул итте. Яшьлек шәһәренә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар килде.
Ринат Закиров (у), журналист Альберт Әхмәтшин (с)
15/23 Ринат Закиров (у), журналист Альберт Әхмәтшин (с)
25 май көнне Амурдагы Комсомольски татарлары Казан кунакларын кабул итте. Яшьлек шәһәренә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар килде.
Ринат Закиров Рөстәм Абдуллинга сәгать бүләк итте
16/23 Ринат Закиров Рөстәм Абдуллинга сәгать бүләк итте
25 май көнне Амурдагы Комсомольски татарлары Казан кунакларын кабул итте. Яшьлек шәһәренә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар килде.
Ринат Закиров, Светлана Баженова, Юрий Есипов, Ира Лозовик, Леонид Багринцев, Рөстәм Абдулин
17/23 Ринат Закиров, Светлана Баженова, Юрий Есипов, Ира Лозовик, Леонид Багринцев, Рөстәм Абдулин
25 май көнне Амурдагы Комсомольски татарлары Казан кунакларын кабул итте. Яшьлек шәһәренә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар килде.
Шәһәр администрациясенә очрашуга килгән татарлар
18/23 Шәһәр администрациясенә очрашуга килгән татарлар
25 май көнне Амурдагы Комсомольски татарлары Казан кунакларын кабул итте. Яшьлек шәһәренә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар килде.
Абдулин Дамир
19/23 Абдулин Дамир
25 май көнне Амурдагы Комсомольски татарлары Казан кунакларын кабул итте. Яшьлек шәһәренә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар килде.
Ринат Закиров Юрий Есиповка бүләк ясый
20/23 Ринат Закиров Юрий Есиповка бүләк ясый
25 май көнне Амурдагы Комсомольски татарлары Казан кунакларын кабул итте. Яшьлек шәһәренә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар килде.
Шәһәр администрациясендә очрашу
21/23 Шәһәр администрациясендә очрашу
25 май көнне Амурдагы Комсомольски татарлары Казан кунакларын кабул итте. Яшьлек шәһәренә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар килде.
Очрашудан соң
22/23 Очрашудан соң
25 май көнне Амурдагы Комсомольски татарлары Казан кунакларын кабул итте. Яшьлек шәһәренә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар килде.
Ринат Закиров, Рөстәм Абдулин
23/23 Ринат Закиров, Рөстәм Абдулин
25 май көнне Амурдагы Комсомольски татарлары Казан кунакларын кабул итте. Яшьлек шәһәренә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар килде.
Previous slide
Next slide
XS
SM
MD
LG