Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хаҗ юлы – сәүдә юлы


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Салих Абдулла Камелне кабул итте
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Салих Абдулла Камелне кабул итте

Согуд Гарәбстаны элеккедән хаҗ кылу мәркәзе булса, хәзер инде бу ил әлеге үзенчәлеге белән беррәттән, Татарстан өчен икътисади яктан әһәмиятле төбәккә дә әйләнергә тора.


Татарстан Согуд Гарәбстаны белән дә сәүдә мөнәсәбәтләрен арттырырга тели. Бу исә Татарстанга ислам дөньясы белән элемтәләрне ныгытырга һәм тотрыкландырырга яңа импульс бирәчәк. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанга килгән Согуд Гарәбстаны сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Салих Абдулла Камел белән очрашуы вакытында әнә шулай дип белдерде.

Узган атна ахырында Татарстанга Согуд Гарәбстанының сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Салих Абдулла Камел килеп китте. Дөрес аның Казан сәфәре Русиягә ясаган сәфәре кысасында тормышка ашты. Очрашу барышында Согудлыларның Башкортстанда да тукталганнары билгеле булды. Чөнки очрашу башында Рөстәм Миңнеханов, шәехнең Башкортстан президенты белән күрешүе хакында Рөстәм Хәмитов белән сөйләшеп алуы турында да әйтеп узды.

Согуд Гарәбстаны ислам дөньясына бер капка

Татарстан президенты сүзләренчә, Согуд Гарәбстаны белән яхшы сәүдә элемтәләре булдыру Татарстанга Ислам дөньясына чыгу өчен бер мөмкинлек булса, Согуд Гарәбстаны өчен Татарстан Русия базарларына үтеп керү өчен уңайлы мәйданчык үзенчәлеген йөртә ала.

Аның фикеренчә, Татарстанда нефть табу һәм аны җир өслегенә чыгаруда шактый тәҗрибә тупланган, нефть өлкәсендә яхшы белгечләр хәзерләнә һәм аларның белемнәрен практикада да файдаланалар. Бу өлкәдә Татарстан республикасы белән Согуд Гарәбстаны хезмәттәшлек итә алыр иде, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Согудлылар Русиягә Татарстан аша керә

Дакар ярышларында ел саен беренче урыннар алып килгән КамАЗ йөк машиналарын да гарәп дөньясында бик белеп бетермиләр икән әле.

"Сезгә әлеге йөк машиналары белән беррәттән Казан боралак заводында эшләп чыгарылучы боралакларны, Яшел Үзән районында җыелучы көймәләрне һәм башкаларны да тәкъдим итә алыр идек", диде президент.

Болар белән беррәттән, Татарстан президенты фикеренчә, гарәпләрне Татарстан авыл хуҗалыгы сәнәгатенә җәлеп итү дә бик файдалы булыр иде. Ул гарәп ширкәтләренең Татарстан агрохолдингларына капитал салу һәм Татарстан ширкәтләренең исә үз тауарларын Согуд Гарәбстаны базарларына җибәрү мөмкинлекләрен дә тикшерергә тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов белән Салих Абдулла Камел хаҗ кылу өлкәсенә аеруча нык тукталды. Сөйләшү барышында Миңнеханов кунакларны борынгы шәһәр Болгарны сәяхәт итәргә дә чакырды.

Шәех үз чиратында очрашуда яңгыраган тәкъдимнәрне уңай бәяләп, Татарстан кунакчыллыгы өчен рәхмәтен җиткерде. Аны КамАЗ йөк машиналары якыннан кызыксындырган булса кирәк, бу машиналар турында тулырак мәгълүмат алырга теләве шуны күрсәтте.

Татарстанда ислам банкы булырмы?

Шуны да әйтергә кирәк, Согуд Гарәбстаны сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе үзе дөньяда ислам банкларыннан танылган белгеч санала. Шуңа да гарәпләрдә күбрәк Татарстандагы ислам финанслары проектлары зур кызыксыну уятты.

Гарәп делегациясе Татарстанлы коллегаларына үз тәкъдимнәрен дә җиткерде. Салих Абдулла Камел Татарстанда ислам традицияләре кысасында эшли торган банк ачарга чакырды. Мондый банклар дөньякүләм кризислар алдында тотрыклырак, дип белдерде ул.

Авыл хуҗалыгы тармагындагы хезмәттәшлек итү тәкъдименә килгәндә исә, Согудлылар Татарстанда бодай һәм арпа үстерү ширкәтләренә инвестицияләр кертү мөмкинлекләрен тикшерергә хәзер булуларын әйтте.

Моның белән беррәттән алар быелның 20-21 июнь көннәрендә Татарстан башкаласында уздырылачак KAZANSUMMIT-2011 чарасына да һичшиксез катнашачакларын белдерде.

Согудлылардан Болгарны торгызуга 1 миллион доллар

Гарәпләр Татарстан президенты чакыруы белән Казанга ясаган сәфәрләрен кичә тәмамлады. Делегация, эшлекле сөйләшүләрдән соң, борынгы Болгар шәһәрен һәм “Казан” тау чаңгысы комплексын да барып күрде.

Болгар тарихи шәһәрчеге белән танышкан гарәп түрәсе, әлеге тарихи урыннарны төзекләндерү өчен 1 миллион доллар бүлеп бирергә дип күрсәтмә дә бирде.
XS
SM
MD
LG