Accessibility links

Обама Мәскәүгә үз кешесен җибәрә


Майкл Макфол
Майкл Макфол

Ак йорттан алынган хәбәрләргә караганда, президент Обама Кушма Штатлар илчесе итеп Мәскәүгә үзенең иң якын киңәшчеләреннән берсе, Русия белгече Майкл Макфолны җибәрергә җыена.

47 яшьлек Майкл Макфол (Michael McFaul) әлегә президент каршындагы Дәүләт иминлеге шурасында Русия һәм Евразия эшләре өчен җаваплы мөдир булып эшләде, аңа кадәр ул Стэнфорд университетында сәяси фәннәр укыткан иде.

Обаманың Русия белән араларны "сүндереп кабызу", ягъни Буш заманында шактый суынган мөнәсәбәтләргә яңа этәргеч бирү сәясәтен нәкъ менә Макфол уйлап чыгарды дип санала. "Сигезлек" очрашуы барышында американ президенты үзенең шушы нияте турында инде Дмитрий Медведевкә дә әйткән дип хәбәр ителә.

Вашингтондагы белгечләр, Обаманың шушы адымы - үзенә якын булган киңәшчене илче итеп сайлавы - якын киләчәктә Ак йортның Русия белән мөнәсәбәтләргә зуррак әһәмият бирергә җыенуын күрсәтә дип исәпли.

"New York Times" басмасы "Соңгы 30 ел эчендә Мәскәүдә эшләгән 8 американ илчесен алсак, аларның берсеннән кала барысы да һөнәри дипломат иде, Макфолны сайлап Обама бу гадәтне җимерә", дип яза. "Үзенә якын кешене сайлап, Обама Русия-Америка мөнәсәбәтләрен үз тышкы сәясәтенең үзәгендә тотарга тырышуын күрсәтә", ди басма.

Моны Мәскәүдә дә шулайрак бәялиләр. Андагы Стратегик тикшеренүләр һәм анализ институты башлыгы Александр Коновалов РИА Новости агентлыгына, әгәр дә илче итеп чыннан да Макфол расланса, бу ике көндәш дәүләт арасындагы ышанмаучанлыкны киметер иде дигән фикер белдерде.

"Макфол әле яшь, Обамага бик якын һәм аның сәясәтен чын күңелдән яклый. Өстәвенә ул әле Русия белгече дә. Аның президент идарәсе кешесе булуын искә алсак, аны илче итеп билгеләү Вашингтонның Русия белән мөнәсәбәтләргә җитди каравын күрсәтә", ди Коновалов.

Алда Русияне шактый кызу сәяси чор көтә - декабрь аенда илдә парламент сайлавы узачак, мартта исә президент сайланырга тиеш. Обама белән яхшы гына мөнәсәбәтләре булган хәзерге президент Дмитрий Медведев үзенең икенче мәртәбәгә дә сайланырга теләвен әлегә белдермәде.

Американ илчеләрен президент Обама тәкъдим итсә дә, алар барысы да соңрак сенат тарафыннан раслана. Әгәр Майкл Макфол сенат аша үтсә, Мәскәүдә ул хәзерге илче Дҗон Баерлине алмаштырачак. Анысы элекке президент Буш тарафыннан 2008 елда җибәрелгән иде.
XS
SM
MD
LG