Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский Русиягә каршы дәгъвасында җиңде


17 майда Мәскәүдә Ходорковскийны иреккә чыгаруны таләп итеп урам җыены узды
17 майда Мәскәүдә Ходорковскийны иреккә чыгаруны таләп итеп урам җыены узды

Европа мәхкәмәсе беренче хөкем эшендә хокуклары бозылганы өчен Ходорковскийга 24 мең евро түләнергә тиеш дигән карар чыгарды.

Бүген Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе “Ходорковский Русиягә каршы” дип танылган дәгъва турында үз карарын игълан итте. Әлеге шикаятен ЮКОСның элекке башлыгы мәхкәмәгә 2004 елда тапшырган иде.

Ходорковскийны кулга алганда аның хокуклары бозылган, тикшерү вакытында ул изоляторда коточкыч шартларда тотылган, бу Европаның кеше хокуклары конвенциясен бозу булып тора диелгән Страсбург мәхкәмәсе карарында.

Европа мәхкәмәсе Русия хакимиятләре Ходорковскийга рухи зыян өчен 24 543 евро түләргә тиеш дип карар итте. Русиянең бу карарны яңадан карау өчен кире мәхкәмәгә кайтару мөмкинлеге бар. Карар көченә кергәч, Русиягә җәзаны түләү өчен өч ай вакыт билгеләнәчәк.

Ходорковский шикаятенең икенче өлеше кире кагылган. ЮКОСның элекке башлыгына каршы җинаять эше сәяси сәбәпләрдән ачылганына җитәрлек дәлилләр юк дип табылган.

Михаил Ходорковский Европа мәхкәмәсенә барлыгы дүрт шикаять тапшырган. Шулай ук “ЮКОС Русиягә каршы” исемле шикаятьне мәхкәмәгә ЮКОС хиссәләренә ия булучылар тапшырган. Алар ширкәтнең юк ителүеннән килгән зыян өчен акча таләп итә.

24 майда Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе ЮКОСның элекке җитәкчеләре Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевка каршы икенче җинаять эшендә гаепләү нигезендә хөкем карарын яңадан карап җәзаны 14 елдан 13 ел колониягә калдыру турында карар кабул итте. Алар икесе дә акча юу һәм салым түләмәүдә гаепләнә.

Европа мәхкәмәсенең бүгенге карары Ходорковский эшенә бернинди дә йогынты ясамаячак, ди кайбер белгечләр.

2007 елда мәхкәмә Платон Лебедевның да кулга алынуы канунсыз дип тапкан иде. Әмма Русия аны да хөкем итте. Шулай да күпләр Европа мәхкәмәсенең бүгенге карарын Ходорковскийның беренче җиңүе дип бәяли.

Лебедев һәм Ходорковский кичә вакытыннан алда иреккә чыгаруны сорап мөрәҗәгать итте. Җәзаның яртысыннан артыгы үтәлгән очракта тоткыннарның ярлыкау сорау хокукы бар.
XS
SM
MD
LG