Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстанда Ленин һәйкәле сүтелде


Таҗикстанда Ленин һәйкәле сүтелде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:13 0:00

30 май көнне Таҗикстанның Хуҗанд каласында 23 метрлы Ленин һәйкәле сүтелде. Бу һәйкәл Үзәк Азиядә Ленинның иң зур һәйкәле иде.

Заманында Ленинабад исемен йөрткән Хуҗанд каласында 37 ел басып торган Ленин һәйкәле узган төндә сүтеп алынды.


30 май дүшәмбе кичендә Хуҗанд рәсмиләре шәһәр үзәгендә торган Ленин һәйкәлен сүтеп алды. Сүтү эшләре кичке җидедә башланган һәм дүрт сәгать чамасы барган.

Безнең хәбәрчебез әйтүенчә, бу хакта алдан игълан ителмәгән, шуңа күрә, алдан җыелучылар булмаган. Соңыннан гына үтеп баручылар тукталып, тамашаны күзәтә башлаган.

Бу юлы андый-мондый тавыш куптарулар да булмаган. Олы яшьтәге бер ханым гына безнең хәбәрче янына килеп: “Ленин таҗиклар өчен күп яхшылык эшләде бит, без дә бу һәйкәлгә инде күнгән идек”, дип елаган.

Рәсмиләр әйтүенчә, Ленин һәйкәле Җиңү паркына күчереләчәк. Аның урынында таҗик дәүләтчелегенә нигез салучы Исмоили Сомони мемориалы ачылачак.

Хуҗандтагы Ленин сыны Үзәк Азиядә иң биек Ленин һәйкәле санала иде. Аның биеклеге 12 метр, басып торган нигезе тагын 12 метр чамасы.

Һәйкәл 1974 елда ачылды, ул чакта Хуҗанд әле Ленинабад дип атала иде. 1991 елда шәһәргә аның тарихи исеме кайтарылды.

Хуҗанд рәсмиләре һәйкәлне узган елда ук сүтмәкче иде. Ләкин бер төркем протест белдерүче моңа каршы чыкты. Бу юлы алар эшне тавышсыз гына башкарды.
XS
SM
MD
LG