Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөнирә Булатова вафат булды


Мөнирә Булатова (1914-2011)

Казанда 97 яшендә танылган җырчы һәм мөгаллимә Мөнирә Булатова вафат булды.

1914 елда Архангельскида туган Мөнирә Булатова музыка белемен Казанда алган. Аның беренче роле 1939 елда Татар опера һәм балет театрында куелган Нәҗип Җиһановның “Качкын” операсында Бикә роле булган. Сәнгать белгечләре җырчының татар операларын сәхнәгә кую өчен башкарган эшен югары бәяли. “Җәлил” операсында Хәят, “Алтынчәч” операсында Тугзак, “Башмагым” операсында Җиһан образларын нәкъ Мөнирә Булатова тудырган.

Совет чорында җырчы ил буйлап, шулай ук Болгарстан, Румыния һәм Монголиядә чыгышлар ясаган.

Аның белән хушлашу иртәгә Сәлих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында оештырыла.
XS
SM
MD
LG