Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йортлары янган Урман авылы халкы өчен 1 августка яңа торак төзеләчәк

Корал саклагычында шартлаулар һәм янгын сәбәпле тирә яктагы йортларга да ут капты
Корал саклагычында шартлаулар һәм янгын сәбәпле тирә яктагы йортларга да ут капты
Башкортстанның Иглин районы Урман авылында корал саклагычында узган атнадан бирле дәвам иткән шартлаулар һәм янгын сәбәпле өйләреннән күчерелгән кешеләр кире кайта башлады.

Авылның корал саклагычы янындагы бер урамында яшәүчеләр генә әле үз өйләренә кайта алмый, дип хәбәр ителә. Күршедәге Яңа Иглин авылында йортлары янган авыл халкы өчен яңа торак төзелә башлады.

Бүген Урман авылында инде электр уты бар, якын көннәрдә газ да тоташтырылачак. Башта авылның балалар бакчасы һәм мәктәп бинасы төзекләндерәчәк.

116 кешенең йорты тулысынча янып беткән. Алар өчен ике ай эчендә өч ике катлы һәм 12 аерым йорт төзеләчәк. Яңа йортларга күчү инде 1 августта ук мөмкин булыр, ди хакимиятләр. Бу эшкә Башкорстанның дүрт иң зур төзелеш ширкәте җәлеп ителгән.

Урман авылында эшләгән төрле кәсепләргә дә зыян килүе сәбәпле 500ләп кеше эшсез калды.

Иглин районындагы хәрби саклагычта чыккан янгын

Иглин районындагы хәрби саклагычта чыккан янгын
Иглин районындагы хәрби саклагычта чыккан янгын
26 май көнне Башкортстанның Иглин районындагы хәрби бүлекнең кораллар саклагычында шартлаулар яңгырый. Хәрби келәтләрдә якынча 100 мең тоннага якын 120 һәм 150 миллиметрлык ядрәләр сакланган булган. Кораллар бер-бер артлы шартлап оча һәм якындагы йортларга ут каба. Каза булган урынга гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, саклану министрлыгы, эчке эшләр министрлыгы көчләре һәм ашыгыч ярдәм машиналары килә.
XS
SM
MD
LG