Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индус Таһировның яңа китаплары тәкъдим ителде


Индус Таһиров китаплары
Индус Таһиров китаплары

Казанда академик Индус Таһировның ике яңа китабы дөнья күрде. Галимнең 75 яшьлек юбилее уңаеннан басылган китаплары, Татарстан республикасының Министрлык кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә тәкъдим ителде.


Китаплар ике телдә басылган. Аларга соңгы вакытта, шулай ук элегрәк язылган мәкаләләр дә кергән.

Рус телендәгесе “На стремнине времени” дип атала. Китапта Татарстанның дәүләтчелек тарихына, федерализм мәсьәләсенә, Русиядәге милли сәясәткә кагылышлы мәкаләләр басылган.

Индус Таһировның татар телендә чыккан китабы “Ил корабын җил сөрә” дип атала. Бирегә фәнни һәм публицистик мәкаләләр, истәлекләр кергән. Китапта татар халкына кагылышлы мәсьәләләр, дәүләтнең заманча сәяси үсеш проблемалары чагылган.

Аларда уртаклык булса да, икесе ике китап, ди Индус Таһиров. Китапларны берләштерә торган фактор – ул татар факторы, милләтебез, дәүләтчелегебез факторы, ди академик.

“Китапка кергән әсәрләр, мәкаләләр, чыгышлар – алар тарихи да, бүгенге дә һәм киләчәккә дә юнәлтелгән. Шунлыктан мин әйтмәс идем: бу әсәрләр, тик тарихи әсәрләр генә дип.

Монда һичшиксез, бүгенге көн, әлбәттә һәм иртәгесенә дә караш бар. Аларны менә шул нәрсә берләштерә.

Бу вакыйгаларның инде шактыен үз күзем белән күргәнлектән, кайбер документларны үзем төзешкәнлектән һәм аларның язмышын күреп торганлыктан, Русиянең бүген шуларга нинди мөнәсәбәте булуыннан чыгып, минем фикерләрем барлыкка килде.

Ул фикерләр, рәсми фикерләргә тәңгәл булмаса да, мин аларны үземчә яздым, чөнки минем Русиянең киләчәген күзаллавым үземчә. Татарның үткәнен, бүгенгесен һәм иртәгесен күзаллавым да үземчә. Мин оптимист кеше, һәм чыннан да бу китаплар оптимистик рух белән сугарылган", ди академик.

Баш архив идарәсе мөдире Данил Ибраһимов, бу китапларда Индус Таһиров татар халкы турындагы уйдырмаларны фаш итеп, дөрес аңлатма бирә, ди.

“Индус Таһиров турында бик күп сөйләргә мөмкин булыр иде, ул һәркемгә мәгълүм шәхес.

Индус Таһиров
Бу китапта аның күптәннән җыелып килгән фикерләре тупланган. Алар безнең федерализм, аннары татар халкының килеп чыгуы мәсьәләләре, татар халкының Русия федерациясендә һәм дөнья күләмендә тоткан урыны турында.

Безнең татар халкы турында уйдырмалар күп булды бит инде, ул аларны шушы китабында фаш итеп, һәрбер вакыйгага дөрес аңлатма бирә.

Кулына китап тотып укый алган татар баласыннан алып, безнең президентыбызга хәтле бу китап өстәл китабы булырга тиеш, дип уйлыйм”, ди Данил Ибраһимов.

Индус Таһиров тарихчы-архивчыларның Татарстан бүлеген җитәкли. Тарихчылар күп булса да, аның дәрәҗәсендәге тарихчы-архивчылар бармак белән санарлык, ди Данил Ибраһимов.

Галим “Гасырлар авазы” журналының фәнни мөхәррире булып та санала. Татар халкына кагылган барлык мәгълүматны да без Индус Таһиров аша журналга үткәрәбез, ди Данил Ибраһимов.
XS
SM
MD
LG