Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия халкы хөкүмәт көчләреннән Төркиягә кача


Һама шәһәрендә демонстрациячеләр хөкүмәт көчләре белән бәрелешә
Һама шәһәрендә демонстрациячеләр хөкүмәт көчләре белән бәрелешә

Төркия Сүрия качакларын кабул иткәндә, Көнбатыш БМО Иминлек Шурасына Сүрия хакимиятен хөкем итүче резолюция чыгара.

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Төркия хөкүмәтнең кырыс җәзалавыннан котылырга тырышучы Сүрия качакларына үз чикләрен япмаячак дип белдерде.

Сүрия качаклары Төркиягә йөзәрләп агылганда, Көнбатыш беректәшләр БМО Иминлек Шурасында Димәшкнең хөкүмәткә каршы чыгучыларны көч белән бастыруын хөкем итүче резолюцияне раслатырга тырыша.

Сүриянең төньяк-көнбатышындагы Җиср әш-Шугур шәһәрендә әле генә булган кан коештан соң, хөкүмәтнең кырыс чаралар күрүеннән куркып узган төндә 120-дән артык сүрияле, шул исәптән хатын-кызлар һәм балалар чик аша Төркиягә чыкты.

Алар Төркиянең Һатай виләятендә чик буенда чатырларга урнаштырылды.

Сишәмбе иртән Сүриядән Төркиягә тагын берничә дистә качак килде. Араларында хатын-кызлар һәм балалар да шактый. Күпләр Җиср әш-Шугурдагы бәрелешләрдә яраланган. Чикнең Сүрия ягында тагын йөзләрчә качакның Төркиягә чыгарга әзерләнеп торуы хәбәр ителә.

Эрдоган Анкара Сүриядәге хәлләрне борчылу белән күзәтә диде һәм Димәшкне үз ватандашларына карата мәрхәмәтлерәк булырга чакырды.

Сүриядәге хокук яклау оешмалары әйтүенчә, узган шимбәдән бирле Җиср әш-Шугурда хөкүмәт көчләре кимендә 42 кешене үтергән.

Сүрия телевидениесе Җиср әш-Шугурда үтерелгән полиция хезмәткәрен күрсәтә

Сүрия дәүләт телевидениесе исә дүшәмбе көнне Җиср әш-Шугурда хөкүмәтнең 120-ләп яхшы өйрәтелгән хәрбие “кораллы бандитлар” белән бәрелештә үтерелде дип белдерде. Президент Бәшәр әл-Ассад хөкүмәтенә каршы демонстрацияләрдә катнашучыларны хакимият шулай дип атый.

Сүриядәге хокук яклаучылар әйтүенчә, март уртасында хөкүмәткә каршы күтәрелеш башланганнан бирле иминлек көчләре 1300-ләп демонстрациячене үтергән, ун меңнән артыгын тоткарлаган.

БМО Иминлек Шурасына Сүрия турында резолюция чыгарыла

Ул арада Британ премьер-министры Дэвид Кэмерон Британия белән Франциянең Сүрия президентны Бәшәр әл-Ассад хакимияте репрессияләрен хөкем итүче резолюция өлгесен бүген БМО Иминлек Шурасына тапшырачагын белдерде.

Дэвид Кэмерон парламентта чыгыш ясый

Кэмерон парламенттагы чыгышында бу резолюция шулай ук гамәлләр өчен җавап бирүне һәм һуманитар ярдәм күрсәтүне таләп итәчәк диде.

БМО Иминлек Шурасында Либиядә хәрби чаралар турында резолюция кабул ителгәндә тавыш бирүдән тыелып калган Русия белән Кытай әл-Ассад хакимиятенә каршы резолюцияне хупламаячакларын белдерә.

Русиянең мондый резолюциягә каршы булуын сишәмбе көнне Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров әйтте.

Сергей Лавров

Ослода сәфәрдә булган Лавров журналистлар белән очрашуда Сүрия кризисын БМО Иминлек Шурасы аша чишү эше “проблемнарны сәяси юл белән чишүне максат итәргә тиеш һәм башка бер кораллы низаг өчен шартлар булдырмаска тиеш”, - диде.

Британия, Франция, Германия һәм Португалия әзерләгән резолюция өлгесендә әл-Ассад хакимияте репрессияләре хөкем ителә һәм көч куллануларның кешечелеккә каршы җинаять буларак каралу мөмкинлеген турында кисәтелә. Әмма анда хәрби чаралар яки чикләүләр турында бер сүз дә юк.
XS
SM
MD
LG