Accessibility links

Кайнар хәбәр

СПИД үлем җәзасыннан хроник авыруга әйләнде


1985 алда төшерелгән СПИД вирусы рәсеме
1985 алда төшерелгән СПИД вирусы рәсеме

СПИДка 30 яшь. Дөньяда ВИЧ чиренең таралуы кимегәндә, Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия илләрендә чирне йоктыручылар саны арта.

Утыз ел элек ачыкланган AIDS, ягъни СПИД авыруы озак еллар үлем җәзасына тиң булды. Авыруга китергән ВИЧ чирен йоктырган кешеләр гади генә саналган авыруларга каршы тора алмау хәленә килеп бик тиз үлә барды. 30 еллап вакыт узды, бүгенге көндә ВИЧ инфекциясен йоктыручылар саны артса да, аннан үлүчеләр нык кимеде. СПИД – дәваланып бетми торган, әмма аның белән яшәп була торган чиргә әйләнде.

Дөньядагы иң соңгы мәгълүматларга караганда, ВИЧ иң тиз таралган төбәкләр булып Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия илләре генә калган. Бу ике төбәктә соңгы дистә елда авырулар саны өч мәртәбә артып, хәзер миллион ярым кешегә җиткән.

Шушы вакыт эчендә авыруны дәвалау өлкәсендә нинди алга китеш булганы турында сөйләшер өчен бүген Нью-Йоркта БМО бинасында галимнәр, табиблар, СПИД үзәкләре вәкилләре җыела.

БМО Иминлек Шурасы 2000 елда СПИДны халыкара тынычлык һәм иминлеккә янаган авыру дип тапты.

Авыру 1981 елда ачыкланганнан бирле дөньяда аннан 30 миллионлап кеше үлде. 2010 елның азагында ВИЧ чире белән яшәүчеләр саны 35 миллионга якын иде.

Галимнәр зур фәнни ачыш нәтиҗәләрен игълан итте

Элекке елларда СПИД диагнозы үлем җәзасы белән бер булса, бүгенге көндә хәл үзгәрде. Дөнья буйлап бу чирне йоктыручылар саны да кими.

“1981 елдан бирле СПИД үлем җәзасыннан хроник авыруга әйләнде. ВИЧ чирен йоктыручылар соңгы 10 елда 25%ка кимеде”, диде БМОның СПИД идарәсе башлыгы Мишел Сидибе.

Май аенда игълан ителгән тикшерү нәтиҗәләренә караганда, “инфекцияне йоктырган кеше баштан ук дөрес дәвалана башласа, чирнең башкаларга күчү куркынычы 96% кими”, ди Сидибе.

Бу яңа фәнни ачыш игълан ителгәч, "Чикләрне танымаган табиблар" оешмасы хөкүмәтләрне үз илләрендә булган 9-12 миллионлап авыру кешене алдагы 4 елда дәваларга чакырды.

2008 елда Казанда СПИДка каршы көрәш көнендә фото күргәзмәсе эшләде

БМОның СПИД идарәсе 2020 елга 12 миллион кешене ВИЧ чиреннән, аны йоктырган җиде миллионны үлемнән саклап булачак дип саный. Моның өчен БМОга кергән илләрдән 6 миллиард доллар кирәк.

Акча мәсьәләсе бүген ачылган саммитта иң кискен торган мәсьәләләрнең берсе булыр дип көтелә.

Бәхәсләр тудырган тагын бер мәсьәлә - СПИД белән авыручылар өчен даруларга хокуклар мәсьәләсе. 2001 елда бер авыруны дәвалау өчен елына 10 мең долларлык дару кирәк булган булса, бүгенге көндә бу даруларның бәясе елына 100 доллар. Әмма даруларны җитештерү хокукы булган көнбатыш ширкәтләре белән аларга охшаш дарулар ясаган Һиндстан ширкәтләре арасында бәхәсләр дәвам итә.

Курку һәм мөнәсәбәт

Көнчыгыш Европа белән Үзәк Азия илләрендә генә ВИЧ бик тиз тарала. Аның төп чыганагы – наркомания. Әфьюнга утырганнарның бер инә куллануы.
Украинада ВИЧ йоктыручыларны берләштерүче челтәр вәкиле Татьяна Афанасиади

Ике төбәктә ВИЧ йоктыручылар саны барлыгы миллион ярым. Бу илләрдә авыруларга мөнәсәбәт тә соңгы дистә елда бик үзгәрмәгән. Курку һәм шикләнеп карау әле дә бар, ди Украинада ВИЧ чире белән яшәүчеләрне берләштергән челтәр координаторы, үзе дә авыру Татьяна Афанасиади.

“Әйе, куркыныч. Әмма табибларның мондый кешеләрне тамгалап куюы тагы да куркынычрак. Моның нәтиҗәсе бик аяныч була ала. Кызганычка каршы, бүгенге көндә дә ВИЧ авыруларга ярдәм итүдән баш тарткан табиблар бар”, дип сөйләде Татьяна.

Аның сүзләренә караганда, Украинада дәваланырга тиешле 50 меңләп кешенең алты меңе генә тиешле дарулар ала.

Төрле илләрдә СПИД авыруына булган мөнәсәбәт Нью-Йорк саммитыннан да күренә. Бу чирнең куркынычын яхшы аңлаган Африка илләреннән җыенга дәүләт башлыклары килгән. Әле дә авыруның җитдилегенә күз йомган Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия дәүләтләре саммитка министрларын яки министр урынбасарларын гына җибәргән.
XS
SM
MD
LG