Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акъярда Бөтенкырым Сабан туе узды


Бөтенкырым Сабан туенда капчык белән сугышу
Бөтенкырым Сабан туенда капчык белән сугышу

Быелгы Бөтенкырым Сабан туе, гадәттәгечә, Акмәчеттә (Симферопольдә) түгел, ә Акъярда (Севастопольдә) узды. Аны Акъярдагы татар-башкорт милли үзәге җитәкчесе Җәмил Хисаметдинов оештырды.


Акмәчеттә соңгы еллардагы Сабан туен уздырып килгән Кырымдагы Идел буе, Себер һәм Урал татарларының «Идел» берләшмәсе бу ел Севастопольдәге Сабан туен уздыру эшендә ярдәмче булган. «Идел» рәисе Илмир Тимергалиев әйтүенчә, Кырым Сабан туйлары бер елны Акмәчеттә, икенче елны Кырымның башка бер төбәгендә уздырылачак икән. Быелгы эстафетаны Акъяр алды.

Ел саен Сабан туена Кырымның милләтләр эшләре комитеты акча аерып килгән булса, бу ел акча аерылмаган. Бюджетта күрсәтелгән акчалар комитетка килмәгән икән. Шул сәбәптән Сабан туе татар эшкуарлары Равил Сунюков, Илмир Тимергалиев, Ренат Алиев һәм башкалар ярдәмендә узган.

Сабан туе сәгать 12 дә Максимов дачасы дип аталган урында, яшел болында башланды. Монда Ялта, Алушта, Симферополь (Акмәчет), Евпатория (Кезлев), Федосия (Кефе), Харьков, Макеевкадан милләттәшләребез килгән иде.

Бу елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Сабан туена юллаган котлау хаты ирештерелде, ләкин Татарстаннан ел саен килә торган кунаклар, артистлар булмады. Сабан туен оештыручылар юл ерак дип аларны чакырмаган, үзебезнең көч белән уздырабыз дип карар иткәннәр. Ә менә махсус Сабан туена дип Харьковтан Шәфик Бәширов җитәкләгән «Дуслык» татар ансамбле килеп катнашты.

Узган еллардан аермалы буларак, Бөтенкырым Сабан туенда Кырымның рәсми хакимият вәкилләре дә булмады. Ләкин акча булмаса да, рәсми кунаклар килмәсә дә, Севастополь Сабан туе гөрләп узды дияргә мөмкин. Җыр-бию, төрле уеннар, балалар өчен ярышлар да булды.

28 май көнендә Сабан туе Киевтагы «Татар йортында» узган. Бу хакта Бөтенукраин «Туган тел» татар үзәгенең рәис урынбасары Шәүкәт Сәмитов хәбәр итте.

Күрәсең, монда да матди сәбәпләр узган еллардагы кебек Сабан туен Киевның Җиңү паркында уздырырга комачаулаган булса кирәк.

XS
SM
MD
LG