Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан шовинистлары татар журналистын урысларны түбәнсетүдә гаепли


Эльмира Исрафилова
Эльмира Исрафилова

“Татарстан Яңа Гасыр” телеканалы хәбәрчесе Эльмира Исрафилова тирәсендә җәнҗал кыза бара. Аны урысларны мыскыллауда гаеплиләр. Ул үзе бу сүзләрне әйтүен кире кагып килә.

Үзенең куе татарофобиясе белән танылган REGNUM агентлыгы хәбәренә караганда, имеш ул русларны түбәнсеткән сүзләр әйткән.

"Татарстан-Яңа гасыр" ширкәте хәбәр итүенчә, Исрафилова хәзерге вакытта чиратагы ялга киткән. Ә элегрәк REGNUM агентлыгы телеканал башлыгы урынбасары Миләүшә Айтугановага сылтап, аның эштән читләштерелүе турында хәбәр иткән иде.

Агентлык, 9 июнь көнне Татарстан парламенты каршында рус телен яклап уздырылган пикетта, каршылык белдерүчеләр белән Исрафилова бәхәскә кергән һәм русларны түбәнсеткән сүзләр әйткән, дип хәбәр таратты.

Пикетны оештыручылардан берсе Екатерина Беляева, агентлыкка Эльмира Исрафилованы мәхкәмәгә бирергә җыенуы турында белдергән һәм аны милләтара низаг чыгаруда гаепләгән иде.

Аның әйтүенә караганда, Исрафилова русларны басып алучылар дип атаган. Һәм, имеш, татар теленә каршы чыгучыларның бугазына ябышырга хәзер булуын да әйткән.

Элмира Исрафилова исә, үзе бу сүзләрне әйтүен кире кагып килә. Хезмәттәшләре бу вакыйганы бер аңлашылмаучанлык дип саный.

"Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалының “Татарстан хәбәрләре” программасы хәбәрчесе Радик Гимаев та, Эльмира Исрафилованың тәҗрибәле журналист буларак андый сүзләр әйтә алуына ышанмый.

"Эльмира ул чарага барган икән, ул бит анда гади кеше яисә катнашучы буларак бармады. Ул анда хәбәрче буларак барды. Ә хәбәрченең төп максаты – тарафсыз калу. Корреспондент башында нәрсә булганын беркайчан да кычкырып әйтми. Эльмира да, тәҗрибәле журналист буларак, анда барып шундый сүзләр әйтә алмый һәм әйтмәячәк тә", ди Радик Гимаев.

Шуны да әйтергә кирәк, REGNUM агентлыгы татарларга һәм Татарстанга кагылган һәр хәбәрен нигездә тискәре яктан җиткерә һәм еш кына фактларны боргалап, үзенең тар шовинистик максатларына туры китереп яза. Бу вакыйга турындагы хәбәргә дә агентлык Русиянең бер өлеше булган Татарстанда русларны түбәнсетәләр дигән яссылыктан чыгып бәя бирде.

Эльмира Исрафилова күп еллардан бирле "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында “Татарстан хәбәрләре” программасын алып бара. Ул Казан университетының филология факультетын тәмамлаган. Исрафилова тумышы белән Кукмара районыннан.
XS
SM
MD
LG