Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәләбәй гимназиясе өстендә болытлар куера


Нурмөхәммәт Хөсәенов
Нурмөхәммәт Хөсәенов

Башкортстанның Бәләбәй татар гимназиясе статусын югалтуы ихтимал. Эш шунда, республика мәктәпләрендә, дәүләт теле буларак, башкорт теле атнага ике сәгать укытылган вакытта, әлеге гимназиядә бер генә сәгать укытылган иде.


Мәгариф министрлыгыннан килгән комиссия моның өчен гимназия мөдирен мәхкәмәгә бирде, ләкин мәхкәмә мөдир файдасына карар чыгарды. Гимназия мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов болар турында шуларны сөйләде:

“Башкорт телен бер генә сәгать укыту, беренчедән, татар балаларының болай да башкортча аралаша алуыннан. Икенчедән, федераль кануннарга күрә, милли телләрне күпме укыту ата-аналар һәм мәктәп җитәкчелеге вәкаләтендә. Безнең ата-аналар шулай укытырга карар чыгарган иде. Мәхкәмә шуңа безнең файдага карар чыгарды. Шуның өчен мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре үч алу юлына басты – безнең гимназия статусын алу эшләрен башладылар”.

Мәгарифне күзәтү хезмәте әлеге мәсьәләне карап, гимназия статусын алу турында карар чыгарган. Ләкин җәмәгатьчелекнең ризасызлыгы туачагын искә алып, карарны бәян итми, тагы бер кат мәктәптә тикшерү үткәрәчәкләрен ирештергән булганнар. Ул тикшерү узган атна үтәргә тиеш булса да, һаман да булса булмаган.

“Мортаза Рәхимов вазыйфасыннан китсә дә, рәхимовчылык — татарга “үзгә” мөнәсәбәт дәвам итә. Бу шуның җимеше. Узган атнада Башкортстан президенты тагы бер кат милли телләрне укыту ата-аналар һәм мәктәп вәкаләтендә булуын ирештерде. Башкортстанның элекке мәгариф министры Газим Аллаяров та “Российская газета”га биргән әңгәмәсендә шул хакта әйткән иде. Мәгариф министрлыгы вәкилләре, мәгарифне күзәтү хезмәте шул хакта һаман да булса хәбәрдар түгел булса кирәк. Шулай итеп, статусны алу өчен бу сәбәп була алмый.

Икенче төп сәбәпләре – мәктәпнең низамнамәсенә бәйле. Аның кайбер маддәләре комиссия тарафыннан бүгенге федераль канунга туры килми дип табылды. Без бу хакта беләбез, чөнки моны төзәтү өчен мәгарифне күзәтү хезмәте сентябрьгә кадәр вакыт биргән иде инде. Хәзер килеп, үзләре үк вакыт бирүләренә карамастан, моны статус алу өчен сәбәп итеп куймакчылар.

Тагы бер сәбәп – укытучыларның һөнәри әзерлеге. Эш шунда, бер укытучы югары белемгә ия түгел, ул тәрбиячегә укыган. Ләкин ул бер фәннән дә укытмый, ә озайтылган төркемнәрдә тәрбия эшләре белән генә мәшгуль.

Шулай итеп, статусны алу өчен сәбәпләр җитди түгел. Моны мәгарифне күзәтү хезмәте җитәкчелеге үзе дә белә, шуңа статусны алу турында карар чыгарса да, аны әлегә бәян итми тыелып тора. Алар тагы бер кат комиссия белән килергә ышандырган иделәр. Билгеләнгән көн узды, комиссия килмәде, яңа вакытын да хәбәр итмәделәр. Шулай итеп, билгесезлектә торып калдык”, диде Нурмөхәммәт Хөсәенов.
XS
SM
MD
LG