Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көтелмәгән белдерү: Әхмәтов агуланудан шикләнә


Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов

“Звезда Поволжья” газетының авыр хәлдә яткан баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов агулану ихтималы турында белдерә. Табиплар, бу йөрәк авыруы булырга мөмкин, ди.


Кинәт авырып киткән Рәшит Әхмәтов интенсив терапиядән гади авырулар бүлмәсенә күчерелгән. Бер-ике атна элек йөрәге туктап алуын, аңын югалтуын, хәле начарланып китүен ул хәзер каты агулану белән бәйли.

"Ниндидер ярамаган әйбер ашап кына, сәламәтлеккә каты зыян китереп булмый. Минем йөрәгем ике тапкыр туктап алды, хәзер шикәр авыруы да таптылар, бу агулануның башка әгъзаларга да тәэсирен тикшерәләр", дип сөйләде ул "Азатлык"ка.

Ул кем тарафыннан һәм ничек агулануын "әйтә алмыйм" дисә дә, "сәясәтче Юрий Щекочихин белән дә шундыйрак хәл булган диләр", диде.

Рәшит Әхмәтовның әйтүенә караганда, хәзер инде ул үзен яхшырак хис итә, әмма барыбер урыннан тора алмый.

Элегрәк аның якын дусты Сергей Никитин йөрәк өянәге авыруы расланмавын, аның тәнендә агулы матдәләр табылуын, интоксикация ачыклануын хәбәр иткән иде. "Рәшит Әхмәтов үзе дә ярамаган әйбер ашауда шикләнеп, табипларга барудан баш тартып йөрде", дип әйткән иде ул.

Әхмәтов хастаханәдәге шартлардан канәгать

“Звезда Поволжья” баш мөхәррире Казандагы Төбәкара клиник-диагностик үзәктә, йөрәк авырулары бүлегендә ята. Аны дәвалый торган табиплар әңгәмә бирергә теләмәсә дә, телефон сөйләшүендә чыннан да авыруның агулану мөмкинлеген таныды, әмма шул ук вакытта йөрәк өянәге һәм миокардит диагнозлары да тикшерелә.

Баш мөхәррир Рәшит Әхмәтов хастаханәдә, яхшы шартларда, аерым бүлмәдә ятуын, зур белгечләр тарафыннан дәвалануын хәбәр итте. Төбәкара клиник-диагностик үзәккә урнашырга ярдәм иткән өчен ул депутат һәм язучы Туфан Миңнуллинга рәхмәтле, аның соравы белән ул 15нче хастаханәдән шушы үзәккә күчерелгән булган икән.

Берүк вакытта Әхмәтов "Азатлык" радиосы белән сөйләшкәндә, үзенең Татарстан җитәкчеләренә күпмедер рәнҗүен, алардан күңеле кайтуын да белдерде. Соңгы елларда ул “Звезда Поволжья” басмасы аша Татарстан суверенитетын, димәк ки аның җитәкчелеген дә Мәскәү каныгуыннан яклап килде. "Ә хәзер мин кинәт шундый ярдәмсез, үлем хәлендә калганда, алар мин бөтенләй юк кебек эш итәләр, берсебер хәлемне дә белмәде", диде мөхәррир.

Бәйсез газет җитәкчесе үзенең гади укучыларының, якын дусларының, бигрәк тә табипларның һәм шәфкать туташларының аңа ягымлы каравын һәм көч бирүен әйтеп китте. Алай да, ул урыннан тора алмый әле, сөйләшергә дә хәле юк икән.

"Газет чыгаруны һичшиксез дәвам итәчәкмен!"

Баш мөхәррир газетны тиз арада яңадан чыгара башларга тели
Бу шартларда да Рәшит Әхмәтов газет чыгаруын дәвам иттерергә вәгъдә итә. “Звезда Поволжья” хәзергедән дә яхшырак, кызыграк булачак, дип ышандыра ул.

"Хастаханәдә ятканда, дуслар белән сөйләшкәндә яңа материаллар турында уйланам", ди. Хәзер ул газетта энциклопедик материаллар, дөнья дәрәҗәсендәге фәлсәфи әйберләр бирергә уйлап тора.

Клиник үлем, йөрәк туктап алу турында да язарлык әйберләре бар аның. “Мин теге якта булып кайттым, үлемнең юклыгын, моның бик бәхетле халәт икәнен тойдым”, дип сөйләде ул.

Рәшит Әхмәтов үзе берничә атнадан хастаханәдән чыгарга һәм бер айдан газетны яңадан чыгара башларга исәпли.
XS
SM
MD
LG