Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бар дөнья күзәткән "табигать тамашасы"


16 июнь пәнҗешәмбегә каршы төндә бар дөнья игътибары гаҗәеп матур тамашага – ай тотылуга юнәлгән иде. Бу аңлашыла да, тулы ай тотылу күренешләре берничә елга бер тапкыр гына була. XXI гасырда андый күренешләр 2003, 2004, 2007 һәм 2008 елда күзәтелгән иде.


Ай тотылу Казан вакыты белән 21.24тә башланды. Шул мизгелдә ай Җирнең ярымшәүләсенә керә башлады. Берничә сәгать дәвамында кешеләр айның караңгылануын һәм кызаруын күзәтә алды. 23.22дә күренеш кульминацион ноктасына – тулы фазага җитте. Аннан соң кире процесс – айның гадәти халәтенә кайтуы башланды. Ул сәгать төнге 03.00тә генә тәмамланды.

Ай тотылуын башыннан ахырына кадәр Көнбатыш Африка, Русиянең көньягы, Үзәк Азия, Якын Көнчыгыш һәм Австралиянең көнбатыш ярында яшәгән кешеләр күрә алды. Көнбатыш Европа, Көньяк Америка, Кытай, Урал һәм Австралиянең күпчелек җирләрендә яшәүчеләр әлеге табигать күренешен өлешчә генә күзәтте. Ләкин аларга үпкәләргә сәбәп юк, чөнки Төньяк Америка, Ерак Көнчыгыш һәм Себернең төньягында яшәүчеләр бу күренешне күрүдән гомумән мәхрүм калды.

Табигать могҗизасы

Мәгълүм ки, Җир шарыннан айны күзәтү мөмкинлеге кояш нурларына бәйле. Ай тотылу вакытында исә, кояш нурлары айга барып җитә алмый – айны Җир шәүләсе каплый. Нәкъ менә шуның аркасында әлеге күренеш барлыкка килә дә.

Кояш тотылу вакытында исә кире процессны күзәтергә мөмкин. Кояш белән Җир арасында ай кереп, ультра-фиолет нурларны безгә җиткерми – кояш тотылу күренеше барлыкка килә.

Шунысы кызык: ай тотылу фәкать тулы ай булганда гына мөмкин. Кояш белән айның орбита яссылыклары туры килмәү сәбәпле генә бу күренеш ай саен кабатлана алмый.

Сәламәтлеккә зарарлымы?

Матур тамаша һәм романтик күренеш булудан тыш, ай тотылу зарарлы да булырга мөмкин. Галимнәр бу көнне сәламәтлеккә аеруча игътибар итәргә киңәш итә. Баш авырту, депрессив халәт кебек хәлләрнең сәбәбе нәкъ ай тотылуда булырга мөмкин.

Бу күренештән аеруча хайваннар зарар күрә икән. Гадәттә, табигать үзгәрешләрен тиз тоючы хайваннар бу көннәрдә борчылып, әүземлеген арттыра. Ай тотылу хәтта хайваннарның агрессивлыгы артуга китерергә мөмкин.

Ел ахырында кабатланыр

Азатлык сәхифәсе бүгенге ай тотылу тамашасыннан җанлы трансляция тәкъдим итте. Бу табигать могҗизасын күрми калучыларга артык көенәсе юк. 10 декабрь көнне Җир шарында янә тулы ай тотылу күренешен күзәтергә мөмкин булачак.
XS
SM
MD
LG