Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forvo: Халыкара интернет-йортта татар “фатиры”


Фәһим Җиһаншин
Фәһим Җиһаншин

Бу көннәрдә Forvo халыкара әйтелешләр сәхифәсенең интерфейсы татар теленә тәрҗемә ителде. Хәзерге вакытта анда 24 меңгә якын татар сүзенең әйтелешләре тупланган. Сәхифәне актив тулыландыручыларның берсе Фәһим Җиһаншин белән әңгәмә кордык.


– Фәһим әфәнде, сез дә күптән түгел халыкара әйтелешләр сәхифәсе белән эш итәсез. Бу сәхифәнең асылын беркадәр аңлатып китсәгез иде.

Forvo – әйтелешләр (сүз әйтелеше) базасын туплый торган ирекле сәхифә. Дүртенче ел эшли инде ул. Европада, Төньяк һәм Көньяк Америкада ул бик популяр булып китте, чөнки анда чит телләрне өйрәнү культурасы югары.

Төп офисы Испаниянең Сан-Себастьян шәһәрендә урнашкан. Оештыручылар коммерцияне максат итеп куймый, сайт спонсорлар хисабына эшли. Сайтның серверлары дөньяның күп кенә эре шәһәрләрендә урнашкан: мәсәлән, Нью-Йоркта, Лондонда, Парижда, Берлинда, Пекинда, Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә

Хәзер бу сайтка, башка телләрне әйләнеп үтеп, tt.forvo.com адресы белән турыдан-туры керергә мөмкин. Элегрәк tt халыкара телләр коды урынына ru, en, de, fr яки башка тел кодларын язып кына кереп була иде һәм анда шул телләрдә генә эшләргә мөмкин иде. Хәзер бу сайттагы бөтен аңлатмалар, күрсәтмәләр һәм сылтамалар – барысы да туган телебездә.

Бер-ике «шакмак»ның атамасын гына инглиз теле кыскартмалары рәвешендә калдырырга туры килде, ә эчке текстлары барыбер татарча.

– Бу сәхифәнең нинди файда китерүе хакында сөйләп китсәгез иде.

– Бу – шушы юнәлештә эшләүче һәм оештыручылары арасында татар кешеләре булмаган беренче халыкара сайт. Биредә 268 телдәге 1 миллионнан артык сүзнең һәм сүзтезмәсенең язылышын һәм әйтелешен табарга мөмкин. Тел өйрәнүчеләр өчен, бигрәк тә Татарстаннан читтә яшәүчеләр һәм үзебезнең мәктәп балалары өчен шактый кирәкле тупланма һәм сүзлек бу.

Аның төп өстенлеге – туган телебезнең лексикасы белән рус теленә бәйсез рәвештә танышу мөмкинлеге. Татар сыйныфлары ябыла барган шартларда рус мәктәпләрендә татар телен укыту дәрәҗәсе бик түбән, чөнки телгә өйрәтү рус теленә таянып һәм аңа бәйләп кенә алып барыла. Ә бу тулысынча мөстәкыйль булырга тиеш. Телне өйрәнү өчен шул тел мохитенә кереп чумарга кирәк.

Бу сайт балаларга инглиз телен өйрәнгәндә дә ярдәм итә ала. Аудиофайлларны үз компьютерыңа күчереп алу мөмкинлеге дә бар. Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребезгә бу сайтның ни өчен кирәк булуын аңлатып та торасы юк. Моны рус мохитендә яшәп караган кеше бик яхшы белә.

– Сәхифәгә кушылганнан соң күпме татар сүзләре тапшырдыгыз. Бу сүзләр нинди булырга тиеш.

– Күмәк тырышлык белән татар телен бу базага кертелгән сүзләр һәм аларның әйтелешләре яздырылган аудиофайллар саны нисбәтеннән 12нче урынга кадәр күтәрә алдык. Һәм биредә 23 меңнән артык татар сүзе тупланды.

Бу әле безнең “сүзлек запасы”ның өчтән бер өлеше генә. Хәзер татар теле бу сайтта кытай теле (путуңһуа) белән япон теле арасында урын алып тора. Әлеге 23 мең сүзнең күбесен биш татар кешесе яздырды: Әнвәр – Сарманнан, Арыслан – Сембердән, Илдус – Актаныш районыннан, исеме әлегә билгесез булган бер кеше һәм Фәһим – Чаллыдан.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу сайттагы бер миллионынчы сүзне 22 май көнне татар кулланучылары яздырган. Бу хакта сайтта игълан бирделәр, ләкин анда бу «юбилей сүзе»нең татарлар тарафыннан яздырылуы турында әйтелмәде.

Шулай да, июнь башында администраторлар безгә бу сайтның интерфейсын татар теленә дә тәрҗемә итәргә тәкъдим ясады. Без тиешле текстларны өч көн дигәндә эшләп тә бирдек. Тәрҗемәсе рус теленнән булды, соңыннан инглиз һәм алман телләрендәге текстлары белән дә чагыштырып чыктык, өстәмәләр һәм төзәтмәләр керттек.

– Биредә катнашу, үзеңне күрсәтү өчен нинди дә булса таләпләр бармы, булса, аларны ни рәвешле үтәү шарт?

– Бу сайтта таләпләр бик гади: аерым төшенчәләрне белдергән сүзләрне төп формада язарга кирәк. Исемнәрне – баш килештә, берлек санда. Фигыльләрне – инфинитив рәвешендә (яздыру – яздырырга, алып бару – алып барырга). Кабатлаулар, әлбәттә, булмаска тиеш, ләкин безнең телдә кайбер төшенчәләрнең ике-өч сүзле булуын да онытмаска кирәк.

Биредә мөстәкыйль төшенчә төп берәмлек булып санала, аерым бер сүз түгел. Боларга өстәп, кыска гына сүзтезмәләрне, әйтелмәләрне, әйтемнәрне, күренекле татар шәхесләренең исем-фамилияләрен, милли исемнәребезне, топонимика терминнарын һ.б. кыстырып җибәрү дә рөхсәт ителгән.

Ярдәмчел сүз төркемнәреннән булган сүзләр дә (кисәкчәләр, бәйлекләр, ымлыклар) нәкъ шул рәвешчә, фразеологизмнар аша, кереп китә инде, алар бу сайтта аерым берәмлек буларак кулланылмый.

Бер тамырдан ясалган төшенчәләрне һәм аерым сүзләрне барысын да берьюлы бирү җайлырак. Мәсәлән: әйлән-бәйлән, әйләнә, әйләнә башлау, әйләнә-тирә, әйләнәли, әйләндереп алу, әйләндереп салу, әйләндерү, әйләнеп кайту, әйләнеп карау, әйләнеп килү һәм башкалар.

Боларның күпчелеге Европаның флектив телләрендә бер сүз белән бирелә (алкушымчалар һәм суффикслар ярдәмендә), ә безнең агглютинатив телләрдә сүз ясау механизмы үзгә.

Админнар бер үк сүзнең (кыска сүзтезмәнең) берничә кеше тарафыннан төрле сөйләмдә (диалектта) әйтелешен хуплый. Шуңа күрә элегрәк кертелгән сүзләрнең берничә әйтелешен яздырып була.

Берьюлы теге яки бу сүзгә аңлатма (тегларын) бирергә, төшенчәләрне төрле төркемнәргә кертергә мөмкин (мәсәлән, зоология, математика, фразеология, лингвистика). Телне өйрәнүчеләргә барысын да берьюлы эзләп табу җиңелрәк булсын өчен. Ләкин бу мәҗбүри түгел. Һәм моны соңрак та эшләп була.

Тавыш файлларын яхшы микрофон аша югары сыйфатлы итеп яздырырга кирәк. Мондый мөмкинлек булмаган очракта сүзләрнең график язылышын бирү белән генә чикләнергә туры килә.

– Сәхифәнең җитәкчеләре, күзәтүчеләре бардыр инде. Алар белән мөнәсәбәтегез нинди, аларның татарларга мөнәсәбәте ни югарылыкта?

– Бу сәхифәдә эшләүчеләр берничә дәрәҗәдә. Гади кулланучылар, сәхифәгә яңа керүче ике меңләп сүз яздыргач, аңа мөхәррирлек вазифаларын тәкъдим итәләр. Монда өстәмә мөмкинлекләр барлыкка килә, ягъни, 30 сүзне берьюлы яздыру. Бу эшне нык тизләтә. Дөрес булмаган сүзләрне төзәтү мөмкинлеге бар.

Без башта Киевтан Юра исемле малай белән эшләдек. Ул безгә төрле киңәшләр бирде. Безгә карашын "сезнең тел глобаль түгел" дип әйтүеннән чамалап буладыр. Ул чакта, ярар, глобальлеген күрсәтербез, дип уйлап куйдым. Көн саен сүзләр яздыра башладым. Кайбер көнне 500, хәтта 1000 сүзгә җитә иде.

Хәзер бу сәхифәдә үз урыныбыз, үз “фатирыбыз” бар. Моны хәзер берничек тә бетереп булмый. Аның серверлары төрле шәһәрләрдә урнашкан, бер җирдә бетсә, башка җирдә кала.

Соңрак миңа инглиз телендә аралашучылар белән элемтәгә керергә туры килде. Баштарак минем инглизчәмнән, бәлки, көлгәннәрдер. Аңладым: монда инглиз телен яхшы белү кирәк. Элемтәдә булу, югарырак дәрәҗәгә күтәрелү өчен кирәк.

Филолог булуның да файдасы зур. Монысы тупланган базаны сүз төркемнәренә бүлү өчен мөһим булачак. Милләттәшләребез сәхифәгә керсеннәр, эшләсеннәр, эш барыбызга да җитәрлек. Чөнки аны башладык кына әле.

– Сезнең гамәлләр татар милләтен күтәрә, дигән уйлар тумадымы әле?

– Мин андый югары материяләр турында уйламыйм. Үзем озак еллар урыс мохитендә яшәп, татар телен бер тапкыр онытып, кабат исенә төшергән кеше. Бу сәхифәнең ни өчен кирәклеген мин бик яхшы аңлыйм. Татарстанда яшәүче бәлки моны аңлап та бетермидер.

* * *

Әңгәмәдән соң Фәһим Җиһаншин бу сәхифәдә эшләүнең бушлай булуын ассызыклап үтте.
XS
SM
MD
LG