Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда Идел-Уралдагы исламның 1122 еллыгы билгеләнде




18 июнь шимбә көнне Болгарда 22нче тапкыр Изге Болгар җыены узды. Быел анда 50 меңләп кеше килде дип хәбәр ителә.

Быелгы җыен элеккеләре белән чагыштырганда киңрәк күләмдә үткәрелде. Болгар җыенына хәзер Татарстан хөкүмәте зур игътибар бирә. Чара дәүләт дәрәҗәсендә уза. Җыенда Татарстанның элекке һәм хәзерге президентлары Миңтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин чыгыш ясады.

Җыен иртәнге 10да дәүләтчелекне искә алуга багышланган чыгышлар һәм тамаша белән башланып кичкә кадәр дәвам итте. Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Дмитрий Медведевның җыенга җибәрелгән котлау хатын укыды. Хатта котлау белән бергә традицион исламны үстерү, мәчетләр төзүнең әһәмияте турында сүзләр бар иде.

Кече манара янында Тәүбә мәрәсиме узды. Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин вәгазь укыды.

Җыен быел яхшы оешкан төстә узды. Юлчылар автобуслар белән китерелде, ашау-эчү һәм башка кирәк-яракларга кытлык булмады. Дәүләт киңәшчесе Шәймиев җитәкчелегендәге "Яңарыш" фонды Болгарны туристларны җәлеп итәрлек бер урынга әйләндерә бара. Төзелеш дәвам итә, яңа мәчет төзелә. Шәймиев киләсе елга кадәр аның әзер булачагын әйтте. Шулай ук мәчет каршында мәдрәсә салу планлаштырыла.

Ашау-эчү эшләренең зур өлешен Чуашстан татарлары оештырган иде. Шулай ук җыенда Самар, Сембер, Сарытаудан татарлар күп иде.


tatarstan.ru видеосы
XS
SM
MD
LG