Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида “Сабан туе чибәре”нә әзерлек бара

Бәйгедә катнашучы кызлар
Бәйгедә катнашучы кызлар

Хабаровски яшьләре “Сабан туе чибәре” бәйгесенә әзерләнә. Быел әлеге исемгә татар, мари, украин, беларус һәм башка милләт кызлары дәгъва итә.


Хабаровскида даими эшләп килгән татар яшьләре клубы әгъзалары ел буена көтеп алынган бу кадерле бәйрәмнең үзәгендә кайный. Алар тырышлыгы белән милли бәйрәмнең эчтәлеге елдан-ел байый, төрләндерелә бара.

“Икенче ел рәттән Хабаровскида “Сабан туе чибәре” бәйгесен уздырабыз”, дип сөйли җирле яшьләр клубы рәисе Галия Зарипова. Аның әйтүенә караганда, әлеге бәйгедә Ерак Көнчыгыш башкаласында яшәүче төрле милләт вәкилләре катнаша ала.

Агымдагы елның “Сабан туе гүзәле” исеменә татар кызы Полина Шакирова, эвен кызы Кристина Исакова, кореялы Людмила Цой, мари кызы Анна Сенюшкина, таҗик кызы Гөлнара Ятимова, украин кызы Мария Мельникова, беларус кызы Василина Шандовалар дәгъва итә.

Бәйге берничә этапта үтәчәк, аның барышында жюри әгъзалары кызларның төс-кыяфәтен генә түгел, сабан туеның тарихи үткәнен, аның йолаларын белүен, аш-суга сәләтләрен дә тикшерәчәк. Йомгаклау тамашасы исә 26 июльдә тәкъдим ителәчәк.

Үткән ял көннәрендә Хабаровскида “Сабан туе чибәре” бәйгесендә катнашучы кызлар өчен татар милли бизәкләрен ясау остаханәсе уздырылды. Интерьер дизайнеры Гөлсирә Аюханова кызларны милли орнамент тарихыннан кызыклы мәгълүмат белән таныштырды.

Ул татар халкының орнамент сәнгате турында, аларның төрле әйберләрне бизәүдә куллану үзенчәлекләре, орнаментларда кулланылган сурәтләр, төсләр турында сөйләде. “Сабан туе чибәре” бәйгесендә катнашучы кызлар татар халык бизәкләрен аера белергә өйрәнде. Һәм аларның һәркайсы берәр орнамент ясады.

Якшәмбе көнне гүзәл затлар өчен Хабаровски буасы янында фотосессия оештырылды.

Хабаровскида "Сабан туе чибәре" бәйгесе үтә

Татар кызы Полина Шакирова
1/22 Татар кызы Полина Шакирова
Бәйгедә төрле милләт кызлары катнаша. Алар өчен татар орнаментын төшерү остаханәсе, шәһәр паркында фотосессия оештырылды.
Таҗик кызы Гөлнара Ятимова
2/22 Таҗик кызы Гөлнара Ятимова
Бәйгедә төрле милләт кызлары катнаша. Алар өчен татар орнаментын төшерү остаханәсе, шәһәр паркында фотосессия оештырылды.
Мари кызы Анна Сенюшкина
3/22 Мари кызы Анна Сенюшкина
Бәйгедә төрле милләт кызлары катнаша. Алар өчен татар орнаментын төшерү остаханәсе, шәһәр паркында фотосессия оештырылды.
Эвен кызы Кристина Исакова
4/22 Эвен кызы Кристина Исакова
Бәйгедә төрле милләт кызлары катнаша. Алар өчен татар орнаментын төшерү остаханәсе, шәһәр паркында фотосессия оештырылды.
Кореялы Людмила Цой
5/22 Кореялы Людмила Цой
Бәйгедә төрле милләт кызлары катнаша. Алар өчен татар орнаментын төшерү остаханәсе, шәһәр паркында фотосессия оештырылды.
Беларус кызы Шандова Василина
6/22 Беларус кызы Шандова Василина
Бәйгедә төрле милләт кызлары катнаша. Алар өчен татар орнаментын төшерү остаханәсе, шәһәр паркында фотосессия оештырылды.
Украин кызы Мельникова Мария
7/22 Украин кызы Мельникова Мария
Бәйгедә төрле милләт кызлары катнаша. Алар өчен татар орнаментын төшерү остаханәсе, шәһәр паркында фотосессия оештырылды.
Бәйгедә катнашучы кызлар
8/22 Бәйгедә катнашучы кызлар
Бәйгедә төрле милләт кызлары катнаша. Алар өчен татар орнаментын төшерү остаханәсе, шәһәр паркында фотосессия оештырылды.
Галия Зарипова һәм Рөстәм Нигмәтуллин
9/22 Галия Зарипова һәм Рөстәм Нигмәтуллин
Бәйгедә төрле милләт кызлары катнаша. Алар өчен татар орнаментын төшерү остаханәсе, шәһәр паркында фотосессия оештырылды.
Хабаровски татар яшьләре
10/22 Хабаровски татар яшьләре
Бәйгедә төрле милләт кызлары катнаша. Алар өчен татар орнаментын төшерү остаханәсе, шәһәр паркында фотосессия оештырылды.
Татар кызлары: Әлфия, Гөлнара һәм Суфия
11/22 Татар кызлары: Әлфия, Гөлнара һәм Суфия
Бәйгедә төрле милләт кызлары катнаша. Алар өчен татар орнаментын төшерү остаханәсе, шәһәр паркында фотосессия оештырылды.
Айнур Сираҗев һәм Әлфия Галимханова
12/22 Айнур Сираҗев һәм Әлфия Галимханова
Бәйгедә төрле милләт кызлары катнаша. Алар өчен татар орнаментын төшерү остаханәсе, шәһәр паркында фотосессия оештырылды.
Татар бизәге төшерү остаханәсе
13/22 Татар бизәге төшерү остаханәсе
Бәйгедә төрле милләт кызлары катнаша. Алар өчен татар орнаментын төшерү остаханәсе, шәһәр паркында фотосессия оештырылды.
Людмила Цой
14/22 Людмила Цой
Бәйгедә төрле милләт кызлары катнаша. Алар өчен татар орнаментын төшерү остаханәсе, шәһәр паркында фотосессия оештырылды.
Украиналы Мельникова Мария һәм аның эше
15/22 Украиналы Мельникова Мария һәм аның эше
Бәйгедә төрле милләт кызлары катнаша. Алар өчен татар орнаментын төшерү остаханәсе, шәһәр паркында фотосессия оештырылды.
Гөлнара Ятимова
16/22 Гөлнара Ятимова
Бәйгедә төрле милләт кызлары катнаша. Алар өчен татар орнаментын төшерү остаханәсе, шәһәр паркында фотосессия оештырылды.
Анна Сенюшкина
17/22 Анна Сенюшкина
Бәйгедә төрле милләт кызлары катнаша. Алар өчен татар орнаментын төшерү остаханәсе, шәһәр паркында фотосессия оештырылды.
Кристина Исакова
18/22 Кристина Исакова
Бәйгедә төрле милләт кызлары катнаша. Алар өчен татар орнаментын төшерү остаханәсе, шәһәр паркында фотосессия оештырылды.
Беларус кызы Василина Шандова үз эше белән
19/22 Беларус кызы Василина Шандова үз эше белән
Бәйгедә төрле милләт кызлары катнаша. Алар өчен татар орнаментын төшерү остаханәсе, шәһәр паркында фотосессия оештырылды.
Татар кызы Полина Шакирова эше
20/22 Татар кызы Полина Шакирова эше
Бәйгедә төрле милләт кызлары катнаша. Алар өчен татар орнаментын төшерү остаханәсе, шәһәр паркында фотосессия оештырылды.
Остаз Гөлсирә Аюханова эше
21/22 Остаз Гөлсирә Аюханова эше
Бәйгедә төрле милләт кызлары катнаша. Алар өчен татар орнаментын төшерү остаханәсе, шәһәр паркында фотосессия оештырылды.
Бәйгедә катнашучы кызлар остазлары белән
22/22 Бәйгедә катнашучы кызлар остазлары белән
Бәйгедә төрле милләт кызлары катнаша. Алар өчен татар орнаментын төшерү остаханәсе, шәһәр паркында фотосессия оештырылды.
Previous slide
Next slide
XS
SM
MD
LG