Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юревич кагылгысыз булырга теләми


Михаил Юревич
Михаил Юревич

Русия төбәкләре җитәкчеләре эшчәнлегенең яңа рейтингы чыкты. Анда Чиләбе өлкәсе губернаторы дәрәҗәсенең кинәт артканлыгы күренә. Ул губернатор кагылгысызлыгыннан баш тартты.


Чиләбе өлкәсе губернаторы Михаил Юревич үзен кагылгысызлыкка мохтаҗ түгел дип саный. Моннан тыш, ул намусын һәм абруен саклауны да кирәксенми. Аның сүзләренчә, Русия Конституциясе тәртипләре нигезендә, губернаторлар кагылгысызлыкка ия булырга тиеш түгел.

“Кагылгысызлыкны нигездә кануннан качып йөрүчеләр таләп итә. Минем беркемнән һәм беркая да качасым юк”, ди ул.

Заманында Петербурның элекке губернаторы Владимир Яковлев губернаторларның гарантиясе турындагы хокукый документ кабул итүне таләп иткән иде. Аның фикеренчә, төбәк кануннарын һәм ихтыяҗларын кайгырткан җитәкченең эшчәнлегенә каршы килүчеләр, хәтта дошманнары да булуы көн кебек ачык.

Мөгаен, ул чакта Яковлевның сүзләре күп кенә губернаторларның йөрәгенә май булып яткандыр. Чөнки Русиядә бу кагылгысызлыктан губернаторлар үзләре генә түгел, аларның ул-кызлары, башка туган-тумачалары да оста файдалана. Мондый мисалларны даими ишетергә туры килә. Алар ярты бәягә генә юлламалар да ала, иң яхшы хастаханәләрдә дә дәвалана.

Чиләбе губернаторы исә шифаханә һәм берәр ял урынында бушка дәваланудан да баш тарта. Ул бу хаҗәтләргә генә акчасы җитүен әйтә.

“Мин үземне бик яхшы хис итәм. Шуңа миңа дәвалануга ташламалар кирәкми”, ди ул.

Юревич тәкъдимнәренең барысы да “Чиләбе өлкәсе губернаторы турында”гы канунга үзгәрешләр буларак кертелгән һәм аннан губернатор кагылгысызлыгы, намусын һәм абруен саклау турындагы маддәләр алып ташланган. Аның каравы Юревич махсус рөхсәттән башка, тикшерү изоляторында, шикләнүчеләр вакытлыча тотыла торган урыннарны кереп карый алачак. Аның сүзләренчә, кеше хокуклары өчен Чиләбедә бик тәҗрибәле кеше вәкиллек итә һәм ул мөрәҗәгать иткәндә, губернатор изоляторларга үзе бара алачак.
XS
SM
MD
LG