Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зиннәтулла китте. Инде нишләрбез?


Зинәтулла Биләлетдинов
Зинәтулла Биләлетдинов

Дүшәмбедә Русия хоккей федерациясенең рәсми сайтында, Зиннәтулла Биләлетдинов Русия хоккей җыелмасының төп тренеры итеп билгеләнде, дигән хәбәр таралды.


“Ак Барс” такымының җанатарлары бу хәбәрне күңелсезләнеп каршы алды. Биләлетдинов Русия җыелмасын җитәкләүгә кандидат булып торганда, җанатарлар аны ике вазифаны да башкарып торыр дип өметләнгән иде.

Дүшәмбе 20 июнь көнне спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгында әлеге мәсьәләгә багышланган утырыш узды. Анда министр Виталий Мутко, аның урынбасары Юрий Нагорных, хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк һәм Зиннәтулла Биләлетдинов катнашты. Һәм шунда Биләлетдинов Русия хоккей җыелмасының төп тренеры итеп тәгаенләнде.

Аның алдына Сочида узачак Олимпиадада җиңү мәсьәләсе куелган. Утырыш вакытында Виталий Мутко ике вазифаны берьюлы башкару – “Ак Барс”ның һәм җыелма командаларының тренеры булуны мәслихәтсез дип аңлатты.

Владислав Третьяк: “Карар кабул ителде. Биләлетдинов белән контрактны өч елга төзибез. Бу мөддәткә Сочидагы Олимпиада да керәчәк. Эш хакы һәм ике вазифаны бергә җитәкләү хакындагы сорауларга нокта куелды. Ике вазифаны берьюлы җитәкләү төп бәхәс иде...”, дип белдерде.

Утырыштан соң “Ак Барс” белән хушлашу авыр түгелме?” дигән сорауга, Зиннәтулла Биләлетдинов: “Бу хисне сүзләр белән генә әйтү авыр. Казан белән саубуллашмыйм. “Ак Барс” җанатарларына иң изге теләкләремне җиткерәм. Командада эшләгәндә аларның ярдәме бик зур иде”, диде.

“Ак Барс” җанатарларын борчыган төп сорау – такымның тренеры кем булыр. Әлегә бу сорау җавапсыз кала.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга, Русия җыелмасы мәнфәгатен истә тотып, “Ак Барс” үзенең төп тренерын җибәрергә дә әзер, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG