Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Сабан туе көнендә дөньякүләм рок-фестиваль үтәчәк


"Тынычлык яратылышы" фестивале. Казан, 2010 ел
"Тынычлык яратылышы" фестивале. Казан, 2010 ел

25 июнь Казанда ике зур вакыйга – Сабан туе һәм "Тынычлык яратылышы" фестивале узачак.


25 июнь көнне Татарстан башкаласын төрле чаралар шау-гөр китереп торыр дип көтелә. Беренче чиратта, мәркәзебездә Сабан туе бәйрәме булачак. Ә икенчедән, бу көнне халыкара “Тынычлык яратылышы” фестивале узачак.

Милли бәйрәмебез Сабан туена мөхтәрәм кунак – Дмитрий Медведев та килә. Ул Мирный бистәсе каенлыгындагы чараларны тамаша кылыр, дип көтелә. Дмитрий Медведев катнашлыгында Казанда тагын берничә очрашу үткәреләчәк. Бәлки “Тынычлык яратылышы”н да күреп узар, дип сөйли “халык хәбәрчеләре”.

25 июнь Казаныбызда Мирный, Дәрвишләр бистәләре, Аккош күле мәйданында милли бәйрәм – Сабан туе узачак. "Тынычлык яратылышы" фестивале, гадәттәгечә, Казанның меңъеллык мәйданында үткәрелә.

Рок-музыка яратучылар өчен бу фестиваль үзе бер зур “сабан туе”на әйләнде. Бәйге 2008 елдан бирле үткәрелә. “Тынычлык яратылышы”н карарга дип, Русиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илдән дә туристлар килә, аларның саны ел саен арта бара.

Бу фестиваль кысаларында ДДТ, “Мумий Троль”, Земфира, “Сплин”, “Чайф”, “Океан Эльзы” һәм башка популяр башкаручыларны Казанда күреп булды. Бер сәхнәдә төрле җырчыларны берләштергән “Тынычлык яратылышы” фестивале музыка көчен, халыкның җырга ихтыяҗын белдерә.

Быел да, башка еллардагы кебек, чараны яшь төркемнәр башлап җибәрә. Алар махсус комиссия: фестивальнең генераль продюссеры Сергей Миронов, фестивальнең президенты Андрей Макаревич, арт-директор Александр Чепарухин тарафыннан сайлап алынган.

Җитәкчеләр белдергәнчә, “Тынычлык яратылышы” – ул Русиядәге яшь башкаручыларга үзләренең кумирлары белән бер сәхнәгә чыгу һәм меңләгән аудитория алдында чыгыш ясау мөмкинлеге.

“Тынычлыкның” хедлайнерлары

Халыкара фестивальнең географиясе ел саен киңәя. АКШ, Португалия, Мали, Иран, Канада һәм башка илләрдән килгән башкаручылар үзләренең стильләре белән халыкны шаккатырып тора.

“Тынычлык яратылышы”ның тагын бер үзенчәлеге: анда һәр елны дөньякүләм популяр җырчыларны чакыралар. Хәтта 2010 елны бу фестивальгә Пол Маккартни да килергә тиеш дип, имеш-мимеш куптарганнар иде.

“Тынычлык яратылышы-2011”дә дөньякүләм музыка йолдызларын күреп булачак. Оештыручылар аларны “хедлайнерлар” дип йөртә. Бу елгы “Тынычлыкның” хедлайнерлары: 2009 елны “Sex Pistols” панк төркеменең лидеры Джон Лайдон тарафыннан торгызылган «Public Image Ltd» төркеме һәм Джон Фогерти (танылган “Creedence Clearwater Revival” америка рок-төркеменең лидеры һәм оештыручысы).

Фестивальдә тамашачылар шулай ук Америка коллективы Hazmat Modine һәм Мали дуэты Amadu&Mariam чыгышларын күрә алачак. Рус рогын яратучыларны Гарик Сукачев һәм “Неприкасаемые” төркеме чыгышлары сөендерер.

Фестиваль өчен Андрей Макаревич махсус “Креол тангосы оркестры” әзерләгән. Күпчелек тамашачылар өчен тагын бер сөенечле хәбәр: фестивальдә “Би-2” төркеме чыгыш ясаячак. Тамашачылар бу төркемне чакыруларын күптәннән сорый инде.

Фестивальнең алып баручылары Сева Новгородцев һәм Ксения Стриж булыр дип көтелә.

Фестивальдә татарлар!

Татар тамашачыларын “Тынычлык яратылышы”нда татар җырлары куандырып тора. 2008 елда – Зөлфия Камалова, Әнвәр Измайлов, 2009 елда – Мубай, 2010 елда “AZAT” төркеме “Тынычлык яратылышы” сәхнәсеннән татар телендәге җырларын яңгыратты.

Бу елны исә фестивальдә “Baxtle” төркеме чыгыш ясаячак. Алар беренчеләрдән булып чыгыш ясый. Татар тамашачысы бу төркемне “Мин татарча сөйләшәм”, “Музейлар төне” чаралары, "Kremlin-life" фестивале аша танып өлгергәндер.

"Baxtle" төркеме
“Baxtle Quartet” 2010 елның гыйнварында туплана. Төркемдә катнашучылар Казан музыка көллияте һәм консерваториясе студентлары: Айдар Мөхәметдинов, Эльвира Титова, Дина Венедиктова, Максим Андреев.

Төркем заманча музыканы хәзер популярлашып киткән “a capella” жанрында башкара. Алар рус, татар, инглиз, француз телләрендә җырлый. Популяр җырларга кавер-версияләр, халык җырларын оригиналь аранжировкада да башкаралар.

“Тынычлык яратылышы-2011” программасы:

12.30 - Ачылу.
12.40 - Школа Рока («Ça Va Bien») (Русия, Казан)
12.45 - Baxtle (Русия, Казан)
13.00 - Feramonz (Русия, Иран)
13.15 - Moon Far Away (Русия, Архангельски)
13.35 - Курара (Русия, Екатеринбур)
13.50 - Ойме (Русия, Мари иле)
14.00 - De Temps Antan (Канада)
14.15 - Окестрада (Португалия)
14.40 - Гайдамаки (Украина)
15.00 - Gangbe Brass Band + Hazmat Modine (Бенин, АКШ)
15.30 - Роман Мирошниченко (Русия, Мәскәү)
15.40 - Женя Любич (Русия, Петербур)
15.50 - Махсус номер
16.00 - Cheese People (Русия, Самар)
16.30 - Неприкасаемые (Русия)
17.30 - Gogol Bordello (АКШ, Украина, Русия, Израил)
18.30 - КТО һәм Андрей Макаревич (Русия)
19.00 - Amadu&Mariam (Мали)
19.25 - Рәсми өлеш
19.40 - Ят-Ха (Русия, Тыва)
19.55 - Public Image Ltd (Британия)
20.55 - Би-2 (Русия, Беларус, Израил, Австралия)
21.30 - Джон Фогерти (АКШ)
22.30 - Ябылу, салют.

Калган еллардагы кебек фестивальгә керү бушлай. Казанның меңъеллык мәйданы 250 000 кеше сыйдыра ала. Фестивальне карарга 200 меңнән 250 меңгә кадәр кеше килер дип көтелә. Бу елны фестивальдә дөньяның 12 иленнән 220дән артык музыкант катнашачак.

25 июнь көнне Казанда була алмаучылар фестивальне “Тынычлык яратылышы”ның рәсми сайтыннан туры эфирда карый ала.
XS
SM
MD
LG