Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа очкычлар тәкъдим ителгәндә искеләре җимерелә


Амурдагы Комсомольскида 2007 елда “Су - Суперджет 100” җыела
Амурдагы Комсомольскида 2007 елда “Су - Суперджет 100” җыела

Петрозаводскида Ту-134 очкычы казасында 44 кеше һәлак булган көнне премьер Путин дөньяга яңа SSJ-100 таныта.

Узган төндә Карелия башкаласы Петрозаводски һава аланы янында булган Ту-134 очкычы казасына сәбәпләр берничә була ала, ди тикшерүчеләр. Беренчесе очучылар хатасы, икенчесе начар һава шартлары, өченчесе очкычның искереп ватылып төшүе була ала. Очучы Вадим Базыкин бу сәбәпләр барысы да бергә җыелган булырга мөмкин, ди.

“Ту-134 – яхшы очкыч санала. Үзенчәлеге шунда – ул тиз утыра. Заманча очкычларда машинаны җиргә очучы утырта. Очучының берәр төрле каза очрагында машинада контрольне үз кулына алырга вакыт булырга тиеш. Бу очракта очучыларның осталыгында шигем юк. Әмма чыннан да һава аланында ут сүнгән булса, бу казага китергәндер. Очучыларга күзләре караңгыга ияләшсен өчен 1-2 секунд вакыт кирәк булган. Бу вакыт җитмәгән дә инде аларга. Вак әйберләр барысы да бергә җыелгач һәлакәткә китергән булырга мөмкин”, диде тәҗрибәле очучы Вадим Базыкин.

Казада 44 кеше һәлак булды.

Петрозаводски янында очкыч казасында 44 кеше һәлак булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:13 0:00
йөкләү

Петрозаводски һава аланы җитәкчелеге "хата очучыларда", диде.

“Җиргә утырганда Ту-134 очкычы канаты белән электр чыбыкларына тигән, ут шуның нәтиҗәсендә сүнгән”, диде һава аланы җитәкчесе Алексей Кузмицкий.

Әмма башка мәгълүматларга караганда, очкыч утырган юлда электр чыбыклары булмаган.

Очкыч һава аланына барып җитмичә машина юлына төшә башлаган. Тәгәрмәчләре җиргә тиеп берничә йөз метр узгач машина кисәкләргә таралып яна башлаган. Очкычта булган 52 юлчының сигезе, шулар арасында 10 яшьлек бала исән калган, әмма аларның хәле авыр, дип хәбәр ителә.

Очкычның кара тартмалары табылган, алар тикшерелгәч казаның сәбәпләре турында тулырак итеп сөйләп булачак. Әлегә Карелия башкаласына мәетләрне тану өчен туганнары һәм белгечләр чакырылган, алар өчен тору, ашау һәм медицина ярдәме әзерләнә.

Иртәдән башлап Карелиядә өч көнлек матәм игълан ителгән.

Казага очраган Ту-134 очкычы 31 ел кулланышта булган. Башта ул “Аэрофлот” милке, аннары “Татарстан” һава юллары ширкәтенеке, соңыннан хосусый “РосЭйр” ширкәтенеке булган.

Беренче тапкыр "Су-Суперджет 100" Амурдагы Комсомольскида 2008 елда күрсәтелде

Ул арада Русия Париж янындагы "Ля Бурже" салонында үзенең һава сәнәгатенең иң зур уңышы саналган “Сухой Суперджет 100” очкычын тәкъдим итә. Бүген күргәзмәгә премьер-министр Владимир Путин барды.

Зур халыкара чарада дөньяның иң зур ширкәте – “Airbus” белән “Boeing” көндәшлек итә. Ике ширкәт тә кунакларга яңа очкычларын тәкъдим итә.

Бүген Путин шулай ук Франция президенты Николя Саркози һәм хөкүмәт башлыгы Франсуа Фийон белән очрашты.

Русия 2014кә елына 50шәр "Сухой Суперджет 100" очкычын җыя башларга вәгъдә итә. Очкыч төзү белгечләре яңа машинаның “Airbus” һәм Боинглар дәрәҗәсенә җитә алмаячагын фаразлый. Русия һава сәнәгате бүгенге көндә дә 1960 еллар технологияләре нигезендә эшли, ди финанс белгече Елена Сахнова.

Хөкүмәт халыкка һәм чит илләргә үзенең машина һәм очкычлар төзү сәнәгатьләренең үсештә булуын күрсәтергә тырыша. Әмма халык Русиядә җитештерелгән яңа машинаны алганчы, искерәк чит ил машинасында йөрүне хуп күрә. Очкычлар белән дә шул ук хәл булырга мөмкин, ди белгечләр.
XS
SM
MD
LG