Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда өлкә Сабан туе үтте


Мәйдан батыры Тимур Абрамов
Мәйдан батыры Тимур Абрамов

Оренбур төбәгенең татарлар иң күп яшәгән Әсәкәй районында төбәк Сабан туе үтте. Бу юлы бәйрәмгә кунаклар Татарстанның Балык Бистәсе районыннан килде.


Сабан туе элекке аэродром җирлегендә күп еллар дәвамында үтә. Елдагыча, ярышларга төбәк юрткыларының иң яхшылары җыелды. Җиңүчеләргә дә бәйрәмнең иң кыйммәтле бүләкләре тапшырылды. Тамашачыларның хисләренә караганда, Сабан туеның ат чабышлары шәһәр ипподром ярышларын хәтерләтте.

Кадерле кунакларны икмәк һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Беренче булып тамашаны Балык Бистәсе һәвәскәрләре күрсәтте. Үзләренең чыгышларын алар борынгы болгар һәм заманча биюләр белән башлады. Шулай ук, милләттәшләребез Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның сәламен һәм котлауларын Сабан туе кунакларына да җиткерде.

Әсәкәйләр тамашачылар алдыннан Сабан туе күренешләрен күрсәтеп үтте. Хезмәт алдынгыларына өлкә авыл хуҗалыгы министры, район хакимияте башлыгы бүләкләр тапшырды. Машина паркы да кызыгырлык иде. Өлкә Сабан туен оештыручыларының берсе, бәйрәмне булдыруда күп өлеш кертүче Әсәкәй районының татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдус Дәүләтов булды.

Оренбур төбәгендә 165 меңнән артык татар халкы яшәсә, Әсәкәй районы – татарлар иң күп яшәгән районнардан санала. Район халкының дистәгә якын татар авылларында 50% артыгы татарлар гомер итә. Шулай ук район җирлеге башлыгы төбәктә бердәнбер татар кешесе. Балык Бистәсе район җирлеге башлыгы Илһам Вәлиев белән Әсәкәй район җирлеге башлыгы Салават Гатауллин киләчәктә хезмәттәшлек турында да уйлана.

Сабан туе уеннары: ат чабышлары, капчык белән бәрешү, озын колганы үтеп әтәч алу һәм бәйрәмнең үзәге булган көрәш мәйданы – болар барысы да гореф-гадәт буларак сакланып килә. Тамашачыларының саны буенча сәхнә тирәсе дә ат чабышы мәйданы белән ярыша ала иде. Үз моңнарын төбәкнең сигез иҗат коллективы яңгыратты. Сәхнә түрендә кадерле кунак, танылган җырчы Айдар Галимов булды.

Иртәдән халык белән тулган көрәш мәйданы кичкә кадәр тынмады. Халык түземсезлек белән Сабан туе батырын көтте. Татар көрәшенең, аеруча, популярлыгы Әсәкәйнең һәрбер авылында диярлек көрәш секциясе эшләве белән дә аңлатыла.

Ниһаять, көрәш батыры җилкәсендә – сарык. Сабантуй батыры өчен күптән түгел оешкан Оренбур өлкәсенең татар эшкуарлары махсус бүләк әзерләде – ВАЗ машинасы.

Мәйдан батыры булып Әсәкәй районы егете Тимур Абрамов калды.

Сабан туе мәйданында уеннар тәмамланса да, читтәрәк капчык киеп йөгерүче балаларны күзәтергә була иде. Бу инде татар халкының иң күңелле һәм борынгы бәйрәмнәре белән теләмичә генә саубуллашу һәм түземсезлек белән киләсе елгы бәйрәмне көтеп калу.

XS
SM
MD
LG