Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит”: халыкка хакыйкать кирәк


"Безнең гәҗит", 22 июнь 2011 ел
"Безнең гәҗит", 22 июнь 2011 ел

Казанда Эльмира Исрафилованы яклау пикеты узды, БДИлар тәмамланды, Курган өлкәсендә Әлмән сабан туе узды, “Ак чәчәкләр” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. "Безнең гәҗит"нең бу саны да көн үзәгендәге иң актуаль һәм четерекле темаларга багышлана.


Эльмира Исрафилова турындагы шау-шуны рәсми рәвештә яктыртырга тыелмаган булса да, бу темага татар матбугат чаралары кагылмый диярлек.

“Безнең гәҗит” 21 июнь көнне, “Яңа гасыр” телевидениесе каршында журналист Эльмира Исрафилованы яклап оештырылган пикеттан оператив рәвештә фотолар бастырган. “Азатлык” радиосының Казандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте активисты Екатерина Беляева белән әңгәмәсе дә урын алган әлеге санда.

"Өйдә чәй эчеп кенә милләтне саклап булмый"

Чарада “Эльмира – безнең Сөембикәбез”, “Миннеханов, а ты знаешь, что твой язык – язык “дворников?”, “Защитим Эльмиру от фашистов из ОРК”, “Бүген бер татар кызына мәхкәмә. Ә иртәгә?”, “Эльмира! Синең белән бөтен татарлар һәм төрки дөньясы”, “12.10.1552 – день оккупации татар! Эльмира сказала только то, что есть на самом деле!” кебек шигарләр бар иде.

Пикетны оештыручылар хәрәкәттә-бәрәкәт ди: бер шигардә язылганы кебек “Татарлар! Өйдә чәй эчеп, милләтне, телне саклап, яклап булмый. Урамга чыгарга кирәк!” дип белдерә алар.

Берәүләр пикетта булучылар саны 100 кешегә җитте дисә, кайберәүләр әйтүенчә, пикетта уртача 30-40 кеше булган. Пикет кичке 17.30да башланып, 18.30да тәмамлана.

БДИ “бәласы”

Шулай ук, “Безнең гәҗит”нең 22 июнь санында Наил Вахитовның БДИ турындагы мәкаләсен укый аласыз. Автор фикеренчә, БДИ – ул бик күпләрнең “кычытмаган башына тимер тарак”.

Акчага корылган җәмгыятьтә сату-алу мөнәсәбәтләре алгы урынга куела. Һәм шул вакытта белем дәрәҗәсен объектив бәяләүне максат иткән БДИга каршы торырлык чаралар системасы туып, киң кулланыш таба.

Автор “һәр кайда да кулланыла торган ысул” турында яза: тыштан бикләп, мөһерләр сугылган бүлмәләр эчендә оялаган студентлар һәм укытучылар имтихан җавапларын әзерләү, заманча шпаргалкалар – кесә телефоны, цифрлы фотоаппарат кулланып эшли.

"Ә БДИ ахырында чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе ни рәвешле телефонына килгән смс-хәбәрне күчерү, гомумән, бу сынауны ничек тапшыру турында сөйләшә.

Шулай итеп бар да риза, бар да канәгать булып чыга. Реформа да бара. Һәрхәлдә, бердәм дәүләт имтиханы кертелгәннән бирле, укучыларның белем дәрәҗәсе күтәрелде, дип отчетлар да язалардыр әле", ди автор.

Дөнья булгач төрле хәлләр...

Шулай ук, газетның бу санында Фәүзия Бәйрәмованың Курган өлкәсенә сәяхәте – Әлмән Сабан туе турында укый аласыз. “Күңелем төшеп, татарлар өчен хурланып кайтып киттем, “Мондый Сабантуйның булганнан булмаганы артык икән”, - дигән фикергә килдем”, дип яза ул “Курганда күргәннәрем...” мәкаләсендә.

Икенче бер язмада гади кешенең түләүсез хастаханәгә баргач күргән михнәтләре хакында бәян ителә. Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан “Кеше кадере бетте” дип поликлиникаларга, табибларга зарланып, газет укучысы Банат апа шалтыраткан икән. Участок табибы Банат апаның зарын тыңлап, тоткалап карап, анализларсыз гына, диагноз куеп, Казанның 7нче поликлиникасына җибәрә. Анда исә авыруны бөтенләй карамыйлар, “бу безнең диагноз түгел” дип, 9нчы шәһәр поликлиникасына җибәрәләр. Ә анда исә “Бу диагноз 7нчедә дәваланыла” дип, кире боралар...

Бу вакыйгалар ничек булганы һәм дәвам иткәне хакында Эльвира Фатыйхованың “Кеше кадере” мәкаләсеннән укый аласыз. Язма ахырында автор табибларның “Ак чәчәкләр” бәйгесендә җиңү яулаучылар арасында намуссыз табиблар юктыр, дигән ышанычын белдерә.

Милли атна, милли ай

Узып баручы июнь ае иң милли ай булып истә калыр, дип җиткерә “Безнең гәҗит” хәбәрчесе Айзат Шәймәрданов. Бөтенрусия татар дин әһелләре җыены, Изге Болгар җыены, Шыгырданда узган Бөтенрусия Сабан туе, “KAZANSUMMIT-2011” Халыкара ислам бизнесы һәм финанс саммиты үзенчәлекләрен ул үз күзләре белән күргән кеше буларак тасвирлый.
XS
SM
MD
LG