Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уяндыкта янә зур бәйрәм көтелә


Алсу әтисе Ралиф Сафин белән
Алсу әтисе Ралиф Сафин белән

Башкортстанның Илеш районы Уяндык авылы кешеләре бу көннәрдә зур кунаклар кабул итә. Танылган җырчы Алсуның гаиләсе һәм аның әти-әнисе бирегә кунакка кайтты.


Уяндык авылы – Алсуның әтисе Ралиф әфәнденең туган авылы. Алсу чираттагы туган көнен дә әтисенең туган нигезендә бәйрәм итәргә булды. Шул рәвешле, меңнәрчә кешегә дә зур бәйрәм бүләк итә ул. Мәгълүм ки, соңгы елларда туган көнен популяр җырчы әтисенең туган авылында бәйрәм итүне матур гадәткә кертте. Анда ул 25 июнь көнне зур концерт бирәчәк.

Бик еш туры килмәсә дә, җай чыккан саен, Алсу әтисенең туган авылына кайтырга тырыша. Биредә ачык һавада берничә сәгатькә сузылган бушлай концерт та күрсәтә ул. Анда бар район халкы, шулай ук Уфадан һәм Татарстанның Башкортстан белән чиктәш районнарыннан да тамашачылар килә.

Быел да Алсуның иҗатын яраткан меңнәрчә кеше килер дип көтелә. Кунакларга, машиналарын кую һәм концертны манзара кылу өчен, биредә бар уңайлыклар булдырыла. Бу юлы да Илеш районы халкы гына түгел, ә чит төбәкләр кешеләре дә Алсуны якыннан күрү мөмкинлеген кулдан ычкындырмас, изге урынга барган кебек, Уяндыкка юлланыр, мөгаен.

Үзе бер зур Сабантуйны хәтерләтәчәк Уяндык тантанасына Мәскәүдән дә танылган артистлар, сәясәтчеләр, татар милләтенең зур шәхесләре килә. Башкортстанның күренекле җырчылары да бәйрәмдә үзләренең иң яхшы җырларын башкарачак.

Былтыр Алсу оештырган бәйрәмгә 20 мең кеше җыелган иде. Быел да шуннан ким булмас дип көтелә.

Алсу "Сандугачым"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:25 0:00
XS
SM
MD
LG