Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлары байрак көне үткәрде


Кырымтатар милли байрагы көне, Акмәчет
Кырымтатар милли байрагы көне, Акмәчет

26 июнь көнне Кырымда "Кырымтатар милли байрагы көне"нә багышланган чаралар үтте. Чараны инде икенче ел әзерләгән «Кырымтатар яшьләр шурасы» бу елда автойөреш оештырды.

Иртә белән Мәҗлес бинасы янында җыелган автойөрештә катнашкан 40ка якын җиңел машинаның тәрәзәләрендә милли байраклар урнаштырылган иде. Аларны юлга озату өчен Мәҗлес әгъзалары, Кырымтатар җәмәгатьчелеге җыелган иде. Быел автойөрештә катнашучылары дүрт колоннага бүленеп Акмәчеттән Кырымның төрле регионнарына юл тоттылар.

Автойөреш күренеше
Акмәчеттән Бахчасарай, Джанкой, Феодосия, Ялта юнәлешендә барган колонналарны юлда байраклар белән кырымтатарлары каршылады. Колонналар кырымтатарлар укмашып яшәгән урыннарда туктап, аларны каршылаучылар белән очрашып, ял итеп юлны дәвам иттеләр. Кайбер урыннарда автойөрештә катнашучыларны кырымтатар ансамбльләре милли көйләр, биюләр белән каршы алган, аларны милли ризыклар белән сыйлап озатканнар.

Кичке сәгать дүрттә колонналар Акмәчеткә кайтып, шәһәр юлларыннан сигнал биреп автойөрешне тәмамладылар. Аларны Акмәчетнең Тренев исемендәге бакчасында җыелган кырымтатар җәмәгатьчелеге, Төркиядән килгән кунаклар каршы алды. Бакчада 21 метр озынлыгы 12 метр киңлектәге милли, зәңгәр төстә Кырым ханнары тамгасы булган байрак җәелгән иде. Кичке сәгать алтыда бакчада кырымтатар артистлары чыгышы башланды.

Кырымтатар байрагы
Байрак бәйрәмен оештыручыларының берсе «Кырымтатар яшьләр шурасы» әгъзасы Айдар Аджимәмбәтов: “ Быел хакимиятләр безгә үзәк мәйданны бирмәде. Алар 26 июньдә ниндидер яшьләр бәйрәме узачак дип белдерделәр”, диде. “Ләкин бу хакта шәһәрдә бернинди игъланнар күренми”, диде оештыручыларның берсе Ильяс Асанов. Азатлык радиосы хәбәрчесенең: “Бу чараның максаты нәрсәдә, бу сәяси акцияме?” дигән соравына, Айдар: “Әлбәттә, бу – сәяси чара”, диде.

Төркиядән Әнкара кырымтатар үзәгенең 30 кешелек делегациясе бу бәйрәмгә кечкенә байракларны махсус ясап китергән иде.

XS
SM
MD
LG