Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магадан яклары белән танышу

Магадан урамы
Магадан урамы

Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез кырыс табигатьле Колыма якларын, Магадан шәһәрен дә үз иткән. Әлеге төбәктә гомер итүче татарлар үз гореф-гадәтләрен саклап, тарихын, милләтен онытмыйча яшәргә омтыла.

Магадан, Колыма бер дә күңелләрне җылыта торган сүзләр түгел. Күпләр өчен бу яклар дөнья чиге һәм әллә нинди тәмугъ булып күренә. Гаҗәпләнәсе дә юк: Сталин репрессияләре заманында хөкем ителгәннәр дистә, хәтта йөзәр меңләп монда җибәрелгән.

Бу төбәк татар халкы өчен дә чит түгел. Бар байлыгы ишле балалары, аты һәм сыеры булган күпме милләттәшләребезгә кулак мөһере сугылып, Магадан җиренә сөрелгән. Соңрак, чит җирләрдә бәхет эзләүчеләрне дә ерак юллар белән Колыма суыклары гына куркыта алмаган.

"Хәсрәт битлеге" мемориалы репрессия корбаннары истәлегенә куелган
Күңелләрне шомландырып торган әлеге төбәкнең искиткеч табигый байлыклары, үзенә күрә матурлыгы бар. Кырыс климатлы бу өлкә Ерак Төньяк районнарына керә. Аның ярларын Охот диңгезе сулары юа. Магаданда океан якынлыгы да сизелә. Табигатьнең гаҗәеп гүзәл күренеше – ак төннәрне дә күреп була монда.

Магадан яклары электән аерым административ берәмлек булмаган. 1953 елга кадәр Колыма елгасы буйлары Хабаровски төбәгенә кергән. Нәкъ Сталин үлгән елны, дөресрәге 1953 елның 3 декабрендә, Колыма төбәкләре мөстәкыйль Магадан өлкәсе итеп оештырылган.

Магадан өлкәсе мәйданы 462 мең квадрат километрдан да зуррак. Бу җирләргә 7 Татарстан яисә өч Башкортстан иркен сыяр иде. Шул ук вакытта, Магадан иң аз кеше яши торган төбәкләрнең берсе булып кала. Монда 1кв км җиргә бары тик ярты кеше генә туры килә. Ягъни, Татарстан белән чагыштырып караганда, Магадан өлкәсендә яшәүчеләр саны 100 тапкырга кимрәк булып чыга.

Өлкәнең үзәге булган Магадан шәһәре Казаннан 6 мең ярым чакрым ераклыкта урнашкан. Шәһәрне Магаданка елгасы икегә бүлеп тора. Колыманың төп шәһәренә 1929 елны нигез салына. Нагаево бухтасында төзи башлаганда мәдәни база дип йөртелсә дә, 10 елдан Магаданга шәһәр статусы бирелә.

Шәһәрнең барлыкка килүе турында төрле риваятьләр йөри. Шуларның берсе менә ни турында сөйли: Магадан сүзе, имеш, эвеннарның Монодон сүзеннән алынган. Аның тәрҗемәсе – балык канатыннан төзелгән торак дигәнне аңлата икән. Охот диңгезе ярында яшәүче төп халыклар электән Гертнер бухтасына койган елга тамагын нәкъ менә шулай дип йөрткән.

Магадан исеме картага моннан 83 ел элек кенә язылган. Шәһәргә исем Колымага беренче экспедиция вакытында бирелә. Билибин җитәкчелегендә үткән экспедиция, шулай ук, Колыманың искиткеч бай җирләре булуын да ачыклый. Ул вакытта экспедиция әгъзалары Мәскәүгә: "Бу җирләр илдә табылганнан 4 тапкыр артыграк алтын бирәчәк", дип хәбәр итә.

Колымада беренче алтынны татар кешесе тапкан

Бүген бу фаразларның чынбарлыкка әйләнүе билгеле. Чынлап та, Магадан – дөньяның алтын чыга торган провинцияләренең иң эреләреннән. Дукат, Школьное, Кубака, Ветренское, Наталка дип аталган урыннар күпләргә билгеле. Магаданда 70 ел эчендә 3 мең тоннадан артык алтын табылган. Ә инде Колымада беренче алтынны татар кешесе Барый Шәфигуллин эзләп тапкан.

“1 Бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан Барый Шәфигуллин (руслар аны Бориска дип йөртә) һәм Сафи Гайфуллин алтын эзләп, Охот диңгезе буйларына килә. Вакыт үтү белән алтын табуга өмете өзелгән Сафи сугышка китә. Барый Шәфигуллин исә тайгада кала.

Соңрак якутлар Среднекан елгасы янында Барый Шәфигуллинның үле гәүдәсен таба. Аның кулында алтын тулы капчык була. Тиздән бу җирдә «Борискин» приискасы ачыла”, дип сөйләде Магадан өлкәсенең төбәк өйрәнү музее фәнни хезмәткәре Сергей Ефимов.

Сергей Ефимов
Милләттәшләребез монда алтын да юа, балык та тота. Татар мохите булдырырга тырышып та яши. Магаданда 1991 елда “Алтын Ай” җәмгыяте оештырыла. “Алтын Айга” Халит Рәхимов нигез сала һәм милли оешманы беренче көннәреннән үк Фоат Нургалиев җитәкли.

Милләттәшләребез ел саен Магаданның үзәк паркында Сабан туе үткәрә. Сабан туе гына түгел, Нәүрүз бәйрәме, Карга боткасы, "Уйнагыз гармуннар" бәйгесе күптән инде Магадан татарларының яраткан бәйрәмнәренә әйләнгән.

Туган телдә җирле теле һәм радиотапшырулар оештырырга көчләре җитми. Әмма бәйрәмнәрдә, туган көн һәм юбилейларда Магаданда да радио һәм телевизор аша татар җырлары яңгырый. Ураза, Корбан бәйрәмнәрен дә бергәләп билгеләп үтә Магаданда яшәүче дин кардәшләребез.

Колымада алтын һәм балык артыннан йөрүче кардәшләребез үз тарихын, милләтен дә онытмый.

Магадан яклары белән танышу

Охотски диңгезе
1/20 Охотски диңгезе
Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез кырыс табигатьле Колыма якларын, Магадан шәһәрен дә үз иткән. Әлеге төбәктә гомер итүче татарлар үз гореф-гадәтләрен саклап, тарихын, милләтен онытмыйча яшәргә омтыла.
Магадан диңгез порты
2/20 Магадан диңгез порты
Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез кырыс табигатьле Колыма якларын, Магадан шәһәрен дә үз иткән. Әлеге төбәктә гомер итүче татарлар үз гореф-гадәтләрен саклап, тарихын, милләтен онытмыйча яшәргә омтыла.
Магаданның төп урамы, Колыма юлына чыга
3/20 Магаданның төп урамы, Колыма юлына чыга
Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез кырыс табигатьле Колыма якларын, Магадан шәһәрен дә үз иткән. Әлеге төбәктә гомер итүче татарлар үз гореф-гадәтләрен саклап, тарихын, милләтен онытмыйча яшәргә омтыла.
Сабан туе белдерүе, Магадан шәһәре
4/20 Сабан туе белдерүе, Магадан шәһәре
Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез кырыс табигатьле Колыма якларын, Магадан шәһәрен дә үз иткән. Әлеге төбәктә гомер итүче татарлар үз гореф-гадәтләрен саклап, тарихын, милләтен онытмыйча яшәргә омтыла.
Җиңү паркы, Магадан
5/20 Җиңү паркы, Магадан
Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез кырыс табигатьле Колыма якларын, Магадан шәһәрен дә үз иткән. Әлеге төбәктә гомер итүче татарлар үз гореф-гадәтләрен саклап, тарихын, милләтен онытмыйча яшәргә омтыла.
"Хәсрәт битлеге" мемориалы. Магадан
6/20 "Хәсрәт битлеге" мемориалы. Магадан
Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез кырыс табигатьле Колыма якларын, Магадан шәһәрен дә үз иткән. Әлеге төбәктә гомер итүче татарлар үз гореф-гадәтләрен саклап, тарихын, милләтен онытмыйча яшәргә омтыла.
Колыма юлын төзүчеләр истәлегенә
7/20 Колыма юлын төзүчеләр истәлегенә
Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез кырыс табигатьле Колыма якларын, Магадан шәһәрен дә үз иткән. Әлеге төбәктә гомер итүче татарлар үз гореф-гадәтләрен саклап, тарихын, милләтен онытмыйча яшәргә омтыла.
Беренче Колыма экспедициясе башланган урын
8/20 Беренче Колыма экспедициясе башланган урын
Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез кырыс табигатьле Колыма якларын, Магадан шәһәрен дә үз иткән. Әлеге төбәктә гомер итүче татарлар үз гореф-гадәтләрен саклап, тарихын, милләтен онытмыйча яшәргә омтыла.
Мөселман зираты капкасы, Магадан.
9/20 Мөселман зираты капкасы, Магадан.
Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез кырыс табигатьле Колыма якларын, Магадан шәһәрен дә үз иткән. Әлеге төбәктә гомер итүче татарлар үз гореф-гадәтләрен саклап, тарихын, милләтен онытмыйча яшәргә омтыла.
Халит Рәхимов (с), Фоат Нургалиев Магадан аэропортында
10/20 Халит Рәхимов (с), Фоат Нургалиев Магадан аэропортында
Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез кырыс табигатьле Колыма якларын, Магадан шәһәрен дә үз иткән. Әлеге төбәктә гомер итүче татарлар үз гореф-гадәтләрен саклап, тарихын, милләтен онытмыйча яшәргә омтыла.
Аэропорт юлына чыккан аю баласы
11/20 Аэропорт юлына чыккан аю баласы
Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез кырыс табигатьле Колыма якларын, Магадан шәһәрен дә үз иткән. Әлеге төбәктә гомер итүче татарлар үз гореф-гадәтләрен саклап, тарихын, милләтен онытмыйча яшәргә омтыла.
Алтынның саф табылдыклары
12/20 Алтынның саф табылдыклары
Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез кырыс табигатьле Колыма якларын, Магадан шәһәрен дә үз иткән. Әлеге төбәктә гомер итүче татарлар үз гореф-гадәтләрен саклап, тарихын, милләтен онытмыйча яшәргә омтыла.
Алтын юу
13/20 Алтын юу
Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез кырыс табигатьле Колыма якларын, Магадан шәһәрен дә үз иткән. Әлеге төбәктә гомер итүче татарлар үз гореф-гадәтләрен саклап, тарихын, милләтен онытмыйча яшәргә омтыла.
Саф алтын табылдыклары зәркән эшләнмәләрендә
14/20 Саф алтын табылдыклары зәркән эшләнмәләрендә
Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез кырыс табигатьле Колыма якларын, Магадан шәһәрен дә үз иткән. Әлеге төбәктә гомер итүче татарлар үз гореф-гадәтләрен саклап, тарихын, милләтен онытмыйча яшәргә омтыла.
Балык уылдыгы юу
15/20 Балык уылдыгы юу
Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез кырыс табигатьле Колыма якларын, Магадан шәһәрен дә үз иткән. Әлеге төбәктә гомер итүче татарлар үз гореф-гадәтләрен саклап, тарихын, милләтен онытмыйча яшәргә омтыла.
Магадан кибетендәге бәяләр
16/20 Магадан кибетендәге бәяләр
Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез кырыс табигатьле Колыма якларын, Магадан шәһәрен дә үз иткән. Әлеге төбәктә гомер итүче татарлар үз гореф-гадәтләрен саклап, тарихын, милләтен онытмыйча яшәргә омтыла.
17/20

Урам базары
18/20 Урам базары
Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез кырыс табигатьле Колыма якларын, Магадан шәһәрен дә үз иткән. Әлеге төбәктә гомер итүче татарлар үз гореф-гадәтләрен саклап, тарихын, милләтен онытмыйча яшәргә омтыла.
Халит Рәхимов
19/20 Халит Рәхимов
Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез кырыс табигатьле Колыма якларын, Магадан шәһәрен дә үз иткән. Әлеге төбәктә гомер итүче татарлар үз гореф-гадәтләрен саклап, тарихын, милләтен онытмыйча яшәргә омтыла.
Фәтхетдиновлар гаиләсе Сабан туенда
20/20 Фәтхетдиновлар гаиләсе Сабан туенда
Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез кырыс табигатьле Колыма якларын, Магадан шәһәрен дә үз иткән. Әлеге төбәктә гомер итүче татарлар үз гореф-гадәтләрен саклап, тарихын, милләтен онытмыйча яшәргә омтыла.
Previous slide
Next slide
This item is part of
XS
SM
MD
LG