Accessibility links

Кайнар хәбәр

Африка саммитында Либия сөйләшүләре уңышсыз тәмамланды


Экватордагы Гвинеядә барган Африка илләре саммиты кысаларында Либиядәге сөйләшүләр нәтиҗәсез тәмамланды.

Либия гыйсьянчылары Каддафинең урыныннан китүенә кадәр аның режимына каршы көрәшне дәвам итәчәкләрен белдерде.

Гыйсьянчыларның күчеш чоры шурасы рәисе Мәхмүд Җибрил илнең көнбатышында Каддафи көчләренә каршы көрәшкән бәрбәр кабиләләренә корал белән ярдәм иткән Франциягә рәхмәтен белдерде.

Сугышчыларны турыдан туры корал белән ике ил – Катар һәм Франция тәэмин итә. Аларның бу гамәлләрен Африка берлеге кискен тәнкыйтьләп чыкты.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Франциянең сугышчыларга корал белән ярдәм итүен БМОның Иминлек Шурасы резолюциясен бозу булып тора, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG