Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа янында атлар паркы булдырыла


Хәсән Идиятуллин
Хәсән Идиятуллин

Башкортстанда дәүләт карамагындагы атлар паркы булдырылачак. Бу хакта республика Җәмәгать пулаты әгъзалары белән очрашуда президент Рөстәм Хәмитов белдерде.


Рөстәм Хәмитов әйтүенчә, әлегә андый парк, ял итү һәм сәламәтлек ныгыту урыны Русиядә бер генә төбәктә дә юк. Дәүләт атлар паркы Уфа янындагы атлар заводы биләмәләрендә урнаштырылыр дип ниятләнелә. Атлар паркы үз эченә шушы заводны да алачак. Аннан тыш, биредә ат спорты, халыкны атларда йөртү, иппотерапия, ягъни зәгыйфь балаларны атларда йөртеп дәвалау-савыктыру урыннары була. Шулай ук гаилә белән килеп ял итү өчен ямьле бакча, кымыз белән дәвалану үзәге дә булдырылачак.

Башкортстан атлар иң күп булган төбәкләрнең берсе. Атларны биредә авыл хуҗалыгындагы эшләр өчен дә асрыйлар, аларны спорт ярышларына әзерләү өчен дә үстерәләр. Атларны күмәк хуҗалыклар да, фермерлар да асрый. Мисал өчен, республикада фермерлар арасында иң күп атларны Иглин районындагы танылган фермер, татар милли хәрәкәтендә катнашып килүче милләттәш Хәсән Идиятуллин асрый. Аның 500дән артык аты бар. Шуларның дистәдән артыгы спорт атлары. Алар төрле елларда хәтта халыкара бәйгеләрдә һәм күргәзмәләрдә катнашып зур бүләкләр, югары урыннар ала килде.

Хәсән әфәнде әйтүенчә, республиканың элекке җитәкчелеге атларны үрчетүгә әлләни игътибар бирмәде. “Яңа президентның атларга игътибар итүе күңелле хәл. Башкортстан кебек республикада бу гамәлләр әллә кайчан кирәк иде. Шуңа күрә дә әле әйтелгән тәкъдимнәр сүздә генә калмасын, тормышка ашырылсын”, ди Хәсән Идиятуллин.

Хәсән әфәнде әйтүенчә, Башкортстанда атлар санын тагын да арттыру һәм аларны үрчетүгә алынучы фермерларга дәүләт ярдәме турында махсус программа кабул ителсә эшләр җәһәтрәк һәм уңышлырак барыр иде.
XS
SM
MD
LG