Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Рәзил Вәлиев, җырчылар Рөстәм Асаев, Гөлшат Имамиева, баянчы Ринат Вәлиев Сан-Францискога бер көн алдан килеп, җирле татарларның Сабан туе алды кичәсендә катнашкан. Аларга Флориданың Саратога шәһәренә музыка фестиваленә килгән пианочы Асия Корепанова да кушылган.
Бәйрәмгә шулай ук, хәзерге вакытта АКШның Сиэтл шәһәрендә яшәүче мәшһүр композиторыбыз Мәсгүдә Шәмсетдинова уллары Салих һәм Надир белән килгән.
Америка төрек-татар берләшмәсе (ATTA) идәрәсе рәисе Җүнәйт Чапаноглы Азатлыкка хәбәр итүенчә, берләшмә бинасында үткән кичә кунаклар белән танышудан башланып киткән. Аннан соң берләшмәнең мөхтәрәм әгъзасы, заманында аның рәисе булган, мәхәлләдә 40 елдан артык хезмәт куйган, озак еллар зират эшләрен алып барган Таһир Дәүләтшаны хөрмәтләп бүләкләү тантанасы булган.
Ринат Закиров үзенең чыгышында Татар конгрессының эшчәнлеге белән таныштырган, бергәләп эшләү кирәклеген әйтеп, киләчәктә Америка һәм Канада татарларын берләштергән бер зур Америка Татар Берләшмәсен кору мәсьәләсен күтәргән.
Рәзил Вәлиев үз чыгышында күбрәк татар теле, аны саклау һәм үстерү кирәклеге турында сөйләгән, үзенең шигырьләрен укып күрсәткән, Америка татарларына Казаннан алып килгән CD тәлинкәләре һәм видеолар бүләк иткән.
Чәй мәҗлесеннән соң концерт програмы Элисон Рэйд исемле сопрано җырчысы башкаруында "Америка" җыры белән башланып киткән. Сан-Франциско татарларының "Ай былбылым" төркеме "И туган тел" җырын башкарган. Концерт Казан артистлары чыгышлары белән төнгә кадәр дәвам иткән.
Икенче көнгә Казан кунаклары мәхәллә әгъзалары белән бергә Coyote Point паркында үткән Сабан туенда катнашкан. Төрле уеннар, бәйгеләр, җыр-биюләр белән үрелеп барган. Сабан туенда 100дән артык кеше катнашкан.
Сан-Франциско Сабан туе, 26 июнь 2011
1/10
Сан-Франциско Сабан туенда катнашкан Казан кунаклары - Асия Корепанова, Гөлшат Имамиева, Ринат Вәлиев, Рөстәм Асаев, Рәзил Вәлиев, Ринат Закиров
Сан-Францисконың Coyote Point паркында үткән Сабан туенда быел Казаннан да кунаклар катнашкан.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
2/10
Америка Сабан туеның үзенчәлекле бәйгесе: балалар бер-берсенә су шарлары атыша
Сан-Францисконың Coyote Point паркында үткән Сабан туенда быел Казаннан да кунаклар катнашкан.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
3/10
Мәсгүдә Шәмсетдинова белән Рәзил Вәлиев
Сан-Францисконың Coyote Point паркында үткән Сабан туенда быел Казаннан да кунаклар катнашкан.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
4/10
Сабан туеның иң яшь кунаклары
Сан-Францисконың Coyote Point паркында үткән Сабан туенда быел Казаннан да кунаклар катнашкан.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
5/10
Истәлеккә күмәк фотога төшү
Сан-Францисконың Coyote Point паркында үткән Сабан туенда быел Казаннан да кунаклар катнашкан.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
6/10
Америка төрек-татар берләшмәсендә 40 елдан артык хезмәт куйган Таһир Дәүләтша
Сан-Францисконың Coyote Point паркында үткән Сабан туенда быел Казаннан да кунаклар катнашкан.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
7/10
ATTA бинасында Сабан туе алды кичәсе
Сан-Францисконың Coyote Point паркында үткән Сабан туенда быел Казаннан да кунаклар катнашкан.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
8/10
"Ай былбылым" төркеме "И туган тел" җырын башкара
Сан-Францисконың Coyote Point паркында үткән Сабан туенда быел Казаннан да кунаклар катнашкан.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
9/10
"И туган тел" җырына Казан кунаклары да кушыла
Сан-Францисконың Coyote Point паркында үткән Сабан туенда быел Казаннан да кунаклар катнашкан.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
10/10
Казан кунакларын һава аланына озату
Сан-Францисконың Coyote Point паркында үткән Сабан туенда быел Казаннан да кунаклар катнашкан.
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
Previous slide
Next slide